Урманнарда янгын куркынычы сезоны башланды
Татарстанда урманнарда янгын куркынычы сезоны рәсми рәвештә игълан ителде. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Янгын куркынычы булган чорда урманнарда гамәлдә булган төп тыюлар:
- зарарланган урман кишәрлекләрендә, торф сазлыкларында, кисү калдыкларыннан һәм әзерләнгән агачтан чистартылмаган урыннарда, кипкән үләнле урыннарда ачык уттан файдалану тыела;
- урманда янган шырпы, тәмәке төпчекләре, пыяла ташларга ярамый;
- майланган яисә бензин, керосин яисә башка янучан матдәләр сеңдергән материалларны моның өчен каралмаган махсус урыннарда калдырырга ярамый;
- урманнарга, саклагыч һәм урман утыртмаларына турыдан-туры тоташкан һәм киңлеге 0,5 метрдан да ким булмаган янгынга каршы минераллаштырылган полоса белән аерылмаган җир кишәрлекләрендә чыбык-чабык, урман түшәмәсе, коры үлән һәм башка янучан материаллар яндырырга ярамый;
- урманны җитештерү һәм куллану калдыклары белән чүпләргә ярамый.
Законнарда урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен җитди санкцияләр каралган. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга — 30 мең сумга кадәр, вазифаи затларга — 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 мең сумга кадәр административ штраф каралган.
Әгәр хокук бозу урман янгынына һәм урманнарга зыян китерсә, РФ Җинаять кодексының 261 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев