Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Урманнарда янгын куркынычы югары булу сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде

Гидрометеорология үзәге Татарстанда урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булу турында шторм кисәтүе игълан итте.

Әлеге вакыт аралыгында ылыслы яшь урманнарда, зыян килгән урман участокларында, торф сазлыкларында, шулай ук үлән кипкән урыннарда һәм агач ябалдашлары астында учак ягу һәм ачык ут куллану катгый рәвештә тыела.

«2025 елның 23 апреленнән 27 апреленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарда янгын чыгу куркынычы югары (4нче класслы куркыныч) булу көтелә», — диелә хәбәрдә.

Яна торган шырпылар, тәмәке төпчекләрен ташларга, тәмәке тарту торбаларыннан кайнар көлне коярга, ау вакытында яна торган яки эри торган материаллардан ясалган әйберләр кулланырга, шулай ук майлы яки яна торган матдәләр сеңдерелгән материалларны тиешле булмаган урыннарда калдырырга ярамый.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев