Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Үри һәм Бирдебәк авылы кешеләре «Без чисталык өчен» акциясенә кушылды

Балык Бистәсенең Үри авыл китапханәсе Бирдебәк авыл клубы белән берлектә Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Без чисталык өчен» акциясенә кушылды.

Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан, "Без чисталык өчен" Бөтенроссия өмәләр атналыгы кысаларында авыллардагы клуб, китапханә хезмәткәрләре өмәгә чыктылар. Үри авыл китапханәсе, Бирдебәк авыл клубы да «Без чисталык өчен» акциясенә кушылды.

“Бу акция кысаларында, без Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлнең территориясен җыештырдык. Шулай ук, һәйкәлнең коймасын буяп, аның матурлыгын арттырдык. Бу эшләр безнең өчен бик мөһим, чөнки сугышта һәлак булган геройларыбызны искә алу һәм аларның батырлыгын хөрмәтләү бик кирәк. Акция барышында катнашучылар бердәм булып, чисталык һәм тәртип урнаштыру өчен тырышлык куйдылар”,– дип хәбәр иттеләр авылларның мәдәният .хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев