Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Ү️ри Чаллысыннан гасыр кичкән Лиза түти

Илебездә иң зур бәйрәм - яшь аралаш елмаеп бәйрәм итә торган Җиңү көне якынлаша.

Сугыш чорында катнашкан тыл хезмәтчәннәребезнең дә хезмәте бик зур. Аларны да онытырга хакыбыз юк. Шундыйларның берсе бер гасыр яшәгән ветераныбыз Балык Бистәсенең Үри Чаллысы авылыннан Елизавета Мещерякова

Узган гасырның ачы җилләре Лиза түтинең йөзенә тирән эз салган. Үри Чаллысы авылында туып-үскән Елизавета Ивановна Мещерякова 10 яшеннән Лихачев бай игеннәренең чүбен утап йөри. Хезмәте өчен көненә 10 тиен түләгәннәр. Соңрак алар әтисе белән Шомбыт авылына кайры тун тегәргә йөргәннәр. Ә тегү машинасын чанага салып тартып барганнар. Шулай йөри торгач, алар бик күп бияләй, оекбаш, өс киемнәре тегеп, 1921нче елгы ачлыкта Лиза әтисе белән шул киемнәрне азык-төлеккә алмаштыру уе белән читкә чыгып китәләр. Билет алырга акчалары булмаганлыктан, вагоннар арасында качып баралар. Әйберләрен арттагы вагоннар арасына урнаштыралар. Ә станциягә барып җиткәч, карасалар, капчыклар юк. Әйберләрен дә, барлы-юклы акчасын да, әтисен дә югалта ул монда.

«Әтине эзләп Мәскәү вокзалларын 12 тапкыр әйләндем», – дип искә ала иде Лиза әби. Шунда бер авылдаш хатынны очрата. Алар бергә Мәскәү тирәсендәге авылларга хәер сорашырга чыгып китәләр. Кыз бала ояла, елый. Янган йортлар тирәсендә көеп яткан орлыкны каравылчы өенә кереп пешереп ашыйлар.

Ярославль вокзалында бу кызның елап басып торуын күргән бер ир аны үзенә хезмәткә чакыра. Елизавета шул тегермәнчедә печән чаба, җир сукалый, тубал асып чәчү чәчә, игеннәрен җыеп алуда булыша. Сыерлары көнгә 3 чиләк сөт бирә торган була. Шуны көн саен урманга 3 тапкыр барып савып кайта. Атларны да үзе җигә. Гаиләдә әле 11 кешегә ашарга пешерергә дө өлгерә. Хуҗа яхшы күңелле була. Хакын түли, өс-башын карап, бүләкләр биреп Казанга озата. Ә авылга кайтса, олы апасы кияүгә чыккан. Әнисе Фекла әби ялгыз калган. Лиза түти тегермәнче бай хезмәтендәгечә авылда да тырышып эшли. Аның уңганлыгын күреп Паука малае Лазарь гашыйк була үзенә.

Ире Лазарь башта сатучы, 1937 елда колхозның бригадиры, ә аннары 1941 елга кадәр Котлы-Бөкәш дәүләт банкында эшли. Шул елларда аларга Тәберде Чаллысы авылыннан фатир да тәкъдим итәләр. Ләкин Үридән күченми Елизавета Ивановна. 1942 елның башында ирен сугышка алалар. Лиза түти Бөек Җиңү хакына көне-төне колхозда эшли. Соңрак аны ферма мөдире итеп билгелиләр. Фермада ул елларда сыеры, үгезе, сарыклар, куяннар, тавыклар асрыйлар. Барысына да Лиза түти җаваплы. Бервакыт бәрәннәр ачтан үлә башлагач, терлекләргә азык юк, нишлибез Кәкимәкәем( керәшеннәр Хәкимне шулай атыйлар)дип,  председатель янына килә

"Каян алыйм мин сиңа азык", – дип зур йодрыгын өстәлгә китереп суга рәис. Берсүзсез чыгып китә Лиза түти.

Икенче көнне төнлә 7 үсмер кызны ияртеп, кечкенә чаналар тартып, алар күрше Тәберде Чаллысы кырына салам урларга баралар. Әй йолкыйлар саламны, ә шул чак Вера исемле кыз, ялгыш каравылчының аягына баса. Йоклаган каравылчы куркынып уяна да, бер-бер артлы һавага атып җибәрә. Кызлар чаналарын ташлап качалар. Икенче көнне мөдир Чаллы идарәсенә барып ялынып-ялварып сорап балаларның чаналарын алып кайтып кызларга тапшыра. Ул елны алар түбә саламнарын төшереп, аны пешереп малларга ашаталар.
1945 елда ире Лазарь Ивановичның батырларча һәлак булуы турында кайгылы хәбәр килә. Өйләрендә ир-ат заты булмаганга йорт-җирләре дә туза. 1945 елда өйләрен сүтеп яңарту уе белән Лиза әби кызларын ияртеп, чана белән урманнан агач ташый. Бу вакытта олы кызы Настя инде укытучы булып эшли. Ә кече кызына 16 яшь тулган була…

1970 елда Лиза әбигә "Мактаулы колхозчы" исеме биреп, олылап лаеклы ялга озаталар.1 группа инвалид, 30елдан артык урын өстендә ята.

Кече кызы да үзе кебек эшчән, уңган була. Кияүгә чыкмый. Ул хастахәнәдә, тегү мастерскоенда, элемтә бүлекчәсендә, май һәм кирпич заводында эшләп ялга чыга. Ә олы кызы Настя укытучы, элек "Коммунизмга" район газетасында секретарь булып эшли.

Бүгенге көндә бер гасыр яшәгән Елизавета Ивановна, кызлары, Акулина, Анастасия Лазарь кызлары да инде мәңгелеккә күчтеләр. Урыннары җомакта булсын.

Фотода кызы Акулина. 

Евдокия Толстова. Балык Бистәсе районының, Бирдебәк авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев