9 сентябрь көнне Кукмара районының Үрәсбаш мәдәният йортында «Ватан, батырлык һәм дан турында» дип аталган искә алу сәгате узды.
Бу очрашу балаларның күңелендә Ватанга карата горурлык һәм үткәннәргә хөрмәт хисе уяткан.
«Бу гади бер чара түгел, ә һәркемнең күңеленә үтеп кергән, уйландырырлык эчтәлекле әңгәмә булды. Очрашу исемнәре гранит ташларда гына түгел, ә халыкның йөрәкләрендә мәңгеләштерелгән каһарманнар турындагы тыныч, сабыр сөйләшүдән башланды. Укучылар бу чарага төрле кәеф белән килгән иделәр, ләкин киткәндә барысының да йөзендә бер үк уй чагыла иде: ул — безгә тыныч күк йөзен, имин тормышны бүләк иткән батырларыбызны онытырга безнең һич хакыбыз юк», — дип сөйләде мәдәният йорты җитәкчесе Оксана Ильина.
Оксана Ильина фотосы.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев