Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Урагай» халык ансамбле Кукмарада хәйрия концертында катнашты

25 ноябрь көнне, Кукмара районының Күкшел авылы мәдәният йортында, «Йөрәктән - йөрәккә» дип аталган, махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итү уңаеннан, хәйрия концерты оештырылган.

Концертта  Балтач, Саба, Теләче, Мамадыш, Чаллы, Киров гармунчылары һәм җырчылары үз чыгышларын тамашачыга күрсәткән. Кичәнең оештыручылары: Минемулла Галиев һәм Марс Никитин.

Концертта Мамадыш районыннан керәшеннәрнең «Урагай» халык ансамбле дә катнашып, үз өлешен керткән.

«Авыл советы җитәкчесе, үз төбәкләреннән хәрби хезмәткә китүчеләрнең исемнәрен халыкка җиткерде. Туган җирләренә кайта алмаган солдатлар бер минутлык тынлык белән искә алынды. Концерт фестиваль дәрәҗәсендә оештырылган дип әйтсәң дә була. Чыгыш ясаучыларны халык яратып кабул итте, көчле алкышлар, рәхмәт сүзләре белән озатып калдылар. Без дә рәхмәт сүзләребезне юллап калабыз», – дип сөйләде Урагай ансамбле җитәкчесе Татьяна Петухова.

Мондый концертлар декабрьдә дә дәвам итәчәк. 

Фотолар Римма Кузнецовадан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев