Үмер авылы волонтерлары: «Хәрбиләрнең гомерен саклаучы челтәрләр үрү - бурычыбыз»
Хәбәрләр

Үмер авылы волонтерлары: «Хәрбиләрнең гомерен саклаучы челтәрләр үрү - бурычыбыз»

Бакалы районының Үмер авылы волонтерлары махсус хәрби операция зонасында хәрби техниканы яшерү һәм сугышчыларыбызны дошман күзләреннән саклау өчен маскировка челтәрләре үрүне дәвам итәләр.

Яшерү челтәре – хәрби хәрәкәтләр мәйданында иң кирәкле әйберләрнең берсе. Бу эшне башкарганда, авыл халкы һәр челтәр кисәгенә үз җаннарының бер өлешен, тирән мәгънә салып эшли. Чөнки алар аңлый: бу челтәрләр кемнеңдер гомерен саклап калырга һәм аның исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуына ярдәм итәчәк.

«Без барлык авылдашларыбызны да сугышчыларыбызны коткару эшенә кушылырга чакырабыз. Һәрберебезнең өлеше мөһим. Бу изге эштә катнашу – ул бары тик челтәр бәйләү генә түгел, ә Ватанга, туган җиргә булган мәхәббәтне, хәрбиләребезгә булган хөрмәтне һәм ярдәмне күрсәтү. Һәрбербезнең кулы тигән челтәр, безнең уйларыбыз, теләкләребез белән үрелә. Бу – безнең бердәмлегебезнең, ныклыгыбызның билгесе.

Авылның һәр кешесе, яше-картысы, үз өлешен кертә. Безнең бу тырышлыгыбыз, һичшиксез, зур файда китерә», – ди клуб җитәкчесе Ирина Маркова.



Ирина Маркова фотолары.


Нет комментариев