Уку йортларында пальма мае кергән продукцияне куллануны тыя торган закон проекты әзерләнә
Дәүләт Думасында мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында пальма маен тыярга телиләр.
Бу хакта «Известия» басмасы хәбәр итә. Документ парламентка язгы сессиядә үк кертеләчәк, ди Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисе, Россия Фәннәр академиясе академигы Владимир Кашин.
«Балалар бакчаларында, мәктәп һәм студентлар ашханәләрендә тәкъдим ителә торган сөт, икмәк, кондитер һәм башка продукция составында ясалма алмаштыручылар һәм пальма мае булырга тиеш түгел», - дип белдерде Кашин.
Мәктәпләр, балалар бакчалары һәм башка оешмалар бу таләпне дәүләт сатып алулары каршындагы техник биремдә күрсәтергә тиеш булачак. Россия Федерациясендә натураль сөт җитештерү күләмнәре әлегә ил халкын сөт продукциясе белән тәэмин итәргә һәм килгән импортны алыштырырга мөмкинлек бирми, дип аңлатты депутат. Нәтиҗәдә, бүген бер кеше елына нибары 220 кг натураль сөт куллана, ә медицина нормасы — 320 кг.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев