«Туым Жондозы» конкурс-фестиваленең өченче сайлап алу туры Кукмарада узачак
«Туым Жондозы»-«Рождественская звезда» конкурсы быел ундүртенче тапкыр яшь башкаручыларны җыячак!
"Туым Жондозы" – керәшен мәдәниятен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән уникаль конкурс-фестиваль. Аның төп максаты – халык җырларын башкаручы талантлы үзешчәннәрне барлау, иҗат коллективларының осталыгын арттыру һәм толерантлыкны ныгыту.
Фестивальдә катнашучылар өч яшь категориясендә көч сынаша:
- Балалар группасы: 7 яшьтән 11 яшькәчә
- Яшүсмерләр группасы: 12 яшьтән 17 яшькәчә
- Яшьләр группасы: 18 яшьтән 35 яшькәчә
Беренче зона ярышы 26 ноябрь көнне Тукай районының Мәләкәс авылында узачак. Монда Азнакай, Алабуга, Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Түбән Кама,Тукай, Чистай, Яр Чаллы һәм Яңа Чишмә районнары көч сынашачак.
Икенче зоны – 28 ноябрьдә Казанда. Әлеге зона этабында Алексеевск, Әтнә, Казан, Яшел Үзән, Биектау, Кайбыч, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары катнашачак.
Өченче зона – 2 декабрьдә Кукмарада. Әлеге зона этабында Кукмара, Арча, Мамадыш, Балтач, Теләче, Саба районнары катнашачак.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:
- «Халык вокалы» (соло);
- «Фольклор-эстрада вокалы» (соло);
- «Фольклор-этнографик ансамбль»;
- «Халык җыруларын башкаручы вокаль ансамбль»;
- «Этник вокаль-инструменталь башкару».
Фото: Туганайлар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев