Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Туым Жондозы-2026» фестивале гала-концерты 15 февральгә билгеләнде

Һава торышы начар булу сәбәпле, 31 январь көнне Казанда узарга тиешле фестиваль кичектерелгән иде. Шушы көннәрдә «Туым җондозы»ның вакыты һәм урыны билгеле булды.

Керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм «Туым жондозы-Рождественская звезда-2026» конкурс-фестиваленең Гала-концерты 15 февраль көнне «Созвездие - Йолдызлык» театрында (Казан шәһәре, Гладилов урамы, 49) булачак.

Гала-концертта Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән, республиканың Алабуга, Биектау, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Тукай, Түбән Кама районнарыннан, күрше Башкортстанның Бакалы районыннан конкурсның сайлап алу турларын узган 7-35 яшьләрдәге иң талантлы кызлар, егетләр чыгыш ясый.

Финалистларның чыгышларын жюри членнары 15 февраль көнне тагын бер кат караячаклар. Шуннан соң, фестивальнең кич узачак гала-концертында чыгыш ясаучылар исемлеге билгеле булачак.

«Туым жондозы» сәхнәсендә керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең һәм, шулай ук, танылган җырчыларның да чыгышларын күрергә мөмкин булачак. 

Игътибар! Гала-концертка керү чакыру билетлары буенча.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 293-16-29, +7 902 718 84 86.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев