Тукай районыннан «Супер керәшеннәр» командасы «Әйдә, ШаяРТ» татар КВН лигасының 1/4 финалына узды
13 март Химиклар мәдәният сараенда «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының Зур фестивале узды.
Уен 2025 ел сезонын ачып җибәрде. Фестивальдә Татарстан район-шәһәрләреннән барлыгы 21 команда көч сынашты.
Фестивальдә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының даими катнашучыларыннан тыш, яңа командалар да үзләрен күрсәтте. Алар барысы да 9-13 мартта «Мирас» балалар сәламәтләндерү лагеренда уенга әзерләнде. Берничә көн дәвамында катнашучылар уенның кураторлары һәм редакторлары белән берлектә үз чыгышларын әзерләде. Сезон Зур фестивальдән башлана. Район, шәһәрләрдән катнашырга теләгән командалар җыела. Зур фестивальдә үзен иң яхшы күрсәткән командалар телевизион сезонга алына. Төп сезон дүрт этаптан тора: чирекфинал, ярымфинал һәм финал, дип хәбәр итә оештыручылар.
Бу юлы катнашучылар чыгышларын «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы, «Шалт, Мөхәммәтҗан» проекты җитәкчесе Рамил Агдеев, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, «ТНВ» телеканалының алып баручысы Айваз Садыйров, Махсус хәрби операция катнашучысы, «Əйдә, ШаяРТ» татар КВН лигасының 2019-2020 еллардагы чемпионы, стендап-комик Ленар Галәү бәяләде.
Тукай районының «Супер керәшеннәр» командасы «Әйдә, ШаяРТ» татар-телевизион КВН лигасында уңышлы чыгыш ясап, 1/4 финалга үтте!
Хәзер алар сезон өчен көрәшне дәвам итәчәк. Уңышлар теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев