«Туганайлар»ның бер бүләге Мамадыш районына китте
«Туганайлар» редакциясе үзенең тугры укучылары арасында зур розыгрыш уздырды.
2026 елның беренче яртыеллыгына газетага язылган 107 кеше арасында блендер, пар үтүге, юрган, ортопедик мендәр, урын-җир комплекты һәм яңа китаплар уйнатылды. Татарстанның төрле районнарыннан килгән квитанцияләр арасында отылган бүләкнең берсе пар үтүге – Мамадыш районына юл тотты.
Владимир авылыннан 68 яшьлек Елизавета Осипова озак еллар фермада эшләп лаеклы ялга чыккан. Ире белән 46 ел гомер иткәннәр, бер кыз, бер малай үстергәннәр. Кызганычка, ире бер ел да дүрт ай элек мәңгелеккә күчкән. Елизавета Федоровна яллар саен балаларын, алты оныгын каршы алып, озатып кала.
«Үз йола-бәйрәмнәребезне хөрмәт итеп яшим. Җыр-моңны яратам. «Туганайлар» газетасына биш-алты елдан бирле язылам, бер хәрефен дә калдырмыйча укып барам. Күренекле карендәшебез, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Георгий Ибушевның классташы булуым белән горурланам», – ди Елизавета Осипова.
«Туганайлар» редакциясе үзенең укучыларына рәхмәт белдерә һәм киләчәктә дә шундый акцияләр уздырырга вәгъдә итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев