«Туганайлар»ның җәе ничек уза?
Җәй — кызу чор. Эшләргә дә, ял итәргә дә тырышабыз. «Туганайлар» редакциясе хезмәткәрләренең җәе ничек уза икән? Шул турыда сораштырдык.
Юлия Губина, баш редактор:
— «Туганайлар»да эшли башлаганнан бирле, соңгы елларны бигрәк тә, отпускны эш белән җайлап, июль-август ахырында алам. Чөнки җәй башында эштә тыгын вакыт, чаралар бик күп. Ялларга авылга кайтам, отпускның да беренче көннәре шушында уза. Бакчадагы җиләк-җимеш мине көтеп яткан, шуларны җыеп эшкәртү белән шөгыльләнәм. Кура җиләге, алма, слива, кыяр помидор... Отпускның икенче яртысына да билгеле бер планнар бар инде.

Алиса Ахметшина, SMM-белгеч:
— Эх, эссе җәй, ямьле җәй... Бу җәй истә калачак, һичшиксез! Үзем өчен яңа ил ачтым: Вьетнам. Диңгез ярында кызынып яту гына түгел, Вьетнамның төрле тарихи җирләрендә, храмнарда, шәһәрләрендә булдым. Кайтканга инде шактый вакыт үтсә дә, әле һаман да сагынып искә алам, кире кайтыр идем анда. Җәй вакыты керәшеннәр өчен бик күп бәйрәмнәр чоры да. Эш белән төрле авылларга командировкаларга, Тройсын, Питрау бәйрәмнәренә барылды, эшләсәм дә, күңел ял итеп кайтты барган җирләрдән.
Әлбәттә инде, авыл баласы булгач, үз авылыма, әни янына кайтмый калмыйбыз. Авылдан тәнең белән генә түгел, җаның белән дә ял итеп киләсең, эш аз булмаса да.
Җәй ае ул әле ачык террассалар ае да бит. Эштән соң үзем бер дә булмаган яңа кафеларга бару, тәмле җәйге десертлар татып карау, дус кызым белән озак итеп гәпләшү рәхәт инде ул. Авылда карлыган җыясыңмы син, еракта диңгездә коенасыңмы, иң мөһиме — якыннарым исән-сау, имин булсыннар. Шул бер теләк — ел фасыллары үзгәрүгә карамастан.


Фрида Вәлитова, корреспондент:
— Һәрбер кешенең үзенең туып-үскән җире була. Ә безнең туган жиребез, туган төбәгебез — Татарстан. Мин җәй айларын үзем өчен бик тә кадерле Татарстанның төрле районнарында йөреп, андагы матурлыкка сокланып, Татарстанда яшәвебез белән горурланып үткәрергә яратам. Әлбәттә, һəркемнең үз туган җире, туган теле була. Минем өчен дә туган ягым Чүпрәле — иң кадерлесе. Шуңа да, сәяхәтемне туган ягымнан башладым.
Шагыйрь Зәкия Туфайлова әйткәнчә:
Туган ил ул — алтын арышлар,
Туган ил ул — зифа камышлар,
Туган ил ул — иркен болыннар,
Болыннарда нәни колыннар.
Туган ил ул — зәңгәр күлләр,
Туган туфрак, үскән нигезләр.
Туган илдә — барыбыз бертуган,
Бик кадерле безгә ул шуңа.
Туган ил ул — була бер генә,
Туган илнең кадерен бел генә.
Туган авылым! Ул — əти-əнием, туганнарым, үзем яшәгән урын, анда минем төп нигезем. Йөгереп йөргән урамнарым, сулап үскән һавам да анда башка төрле! Соңрак, Алабуга, Чаллы, Сарман, Саба, Чистай, Апас, Әтнә, Спас, Алексеевск, Тәтеш, Түбән Кама, Мамадыш якларының табигатенә сокландым. Андагы истәлекле урыннар белән таныштым. Сәяхәтем файдалы үтсен дип, кайбер районнарга баргач, шушы якта гына үсә торган дару үләннәрен, миннек, җиләк-җимеш җыйдым.


Алина Кондратьева, сайт редакторы:
— Быел җәй күңелле мәшәкәтьләр белән башланып китте. Бертуган энемне өйләндердек! Күптән күрешмәгән туганнар белән җыелыштык. Эштә дә җәй «кызу» чор. Бәйрәмнәр, командировкалар, төрле чаралар... Отпуск вакытында әллә кайларга бармадым, чөнки үзебездә дә чит илдән ким түгел, эссе бит. Әти-әни янына Мамадышка, авылга (Албай, Югары Әрнәш) еш кайтылды. Җиләк-җимеш җыеп, су коенып, кояшта кызынып, кыскасы, рәхәтләнеп ял итеп узып бара җәй. Мөмкинлек булган саен табигать кочагына чыгам, дус кызларым белән очрашам. Өйдә утырырга вакыт та юк.


Энже Сабирова, офис-менеджер:
— Әле кайчан гына җәйне башлаган кебек идек, инде яртысы да үтеп киткән. Халыкта: «Питрау үтте — җәй бетте» дигән гыйбарә йөрсә дә, бер дә җәйнең эссе көннәрен көзгә алыштырасы килми әле. Көтеп алган җәйге отпуск бигрәк тә кадерле. Ялларда авылга кайтабыз, бакчага барабыз, җиләк җыябыз, балалар белән зоопаркта, бассейннарда булабыз. Быел беренче тапкыр ике кызымны циркка, океанариумга алып бардым. Отпуск бик тиз үтеп тә китте. Киләсе елларда да җәйләребез тыныч, матур үстен иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев