Хәбәрләр

Туган җирнең чын матурлыгы — аның тарихында һәм традицияләрендә

Карендәшләребезгә Татарстан белән бәйле сораулар бирдек.

Илья Маямсин, 21 яшь, Балык Бистәсе:

— Татарстан турында уйлый башласам, күз алдына зәңгәр күк фонында Казан Кремле, ә янәшәдә Кол Шәриф мәчете килә. Өчпочмак исен сизәм. Кунакларга Зөя утрау-шәһәрчеген күрсәтер идем. Анда гаҗәеп тынлык, берничә гасыр элек төзелгән агач чиркәү-храмнар һәм барлык яктан су — әкият кебек күренә. Туган як белән мине әби пироглары, көнкүрештә ике тел куллану (татар һәм рус телләре), Казанның иске өлешендәге матур ишегаллары һәм монда минем тамырларым булу хисе бәйли. Татарстан халкын үз төбәге белән горурлану, Иделгә мәхәббәт, мәдәнияткә хөрмәт, милли ризыкларны ярату берләштерә, дип уйлыйм.

Илья Маямсин
Илья Маямсин

Лариса Галяутдинова (Долгова), 29 яшь, Питрәч районы:

— Күзне йомгач, барлык кешегә хас булган кебек, беренче урынга туган якның табигате килә. Яшеллек, безнең якка хас булган һава торышында чәчәк аткан, кояш нурында коенган болыннар күзаллана. Елга буендагы таллар, җилдә тирбәлгән башаклар... Һәр кешегә туган ягы үзенчә матур.  Үземә килгәндә, кунакларга иң беренче чиратта туган ягыбызның иң матур почмакларын күрсәтер идем, туган як тарихын сөйләр идем. Чөнки туган җирнең чын матурлыгы — аның тарихында һәм традицияләрендә. Туган як белән мине гаилә, туган нигез, үзебезнең мохит бәйли. Татарстан халкын гореф-гадәтләргә тугрылык берләштерә. Алга таба да заманадан калышмыйча камилләшергә телим.

Лариса Галяутдинова (Долгова)
Лариса Галяутдинова (Долгова)

Дарья ДЕМЕНТЬЕВА, 
КФУ студенты

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев