Түбән Каманың «Семья» паркында дүртенче керәшен мәдәнияте фестивале уздырылды
Фестиваль сәхнәсендә шәһәр һәм районның керәшен фольклор ансамбльләре, җырчылар, күрше Алабугадан «Ак каз» ансамбле чыгыш ясады.
Россиядә халыклар дуслыгы елында уздырылган фестиваль Түбән Камага шәһәр статусы бирелүнең 60 еллыгына багышланды. Фестивальдә Түбән Кама районы башкарма комитетының мәдәният идарәсе начальнигы Эльвира Кәримуллина, Түбән Кама благочинные протоиерей Александр Колчерин, Түбән Кама керәшен культура-этнографик җәмгыяте җитәкчесе Тамара Баһаветдинова, аның урынбасары Эльмира Гыйльметдинова, Халыклар дуслыгы йорты директоры Васил Хафизов, Түбән Каманың мактаулы гражданины Николай Типтяров, рус җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Нина Буханова һәм башка җитәкчеләр катнашты.

«Керәшен дигән халык бар» фестивале паркның төп сәхнәсендә «Җиз кыңгырау» ансамбле җырчысы Динара Фәтхуллинаның "Асыл затым»ны җырлавы белән башланды. Халык беренче мәртәбә ишеткән бу җырның сүзләрен — танылган шагыйрь Никифор Тукмачев, көен Свердловск шәһәрендә яшәүче Бакалы ягы керәшене Леонид Давыдов язган.
Төзелә башлаган беренче көннәреннән үк Түбән Кама үзен төрле милләтләрнең уртак йорты булган ак кала итеп танытты. Шәһәрдә хәзерге вакытта да керәшен, татар, рус, чуваш, удмурт, грузин, казах һәм башка дистәләрчә халык вәкилләре иңгә-иң торып эшли, дус-тату яши.
Алтмышынчы ел азагында
Әлбәттә, алар арасында безнең карендәшләр аерым урын алып тора, чөнки бу якка шәһәр төзергә килүче кешеләрне Актүбә, Чәбия халкы керәшен кунакчыллыгы белән каршы ала, күбесе үз йортына сыендыра. Фестиваль барышында, алып баручылар Ольга Вәлиуллина, Ольга Афонова һәм Ирина Калмыкова сөйләгәннәргә ияреп, барыбыз да еракта калган шул көннәрне күз алдына китереп утырдык. Алар Түбән Камага нигезен биргән Актүбә һәм Чәбия авыллары керәшене Мария Гатинаның истәлекләренә дә тукталдылар. Янәшәдә шәһәр төзеләчәге турындагы хәбәр авылдагы һәр йортка кагыла. Олылар үзләренчә фикер йөртә, кичке уенга җыелган яшьләр исә план кора. Төзелеш башланганын ишеткәннең икенче көнендә Мария, үзе шикелле биш кыз белән, паспортларын алалар да, "Татсовнархоз«ның 51нче төзелеш-монтаж идарәсенә караган Афанас участогына баралар. 1960 елның 21 ноябрендә алар эшкә чыга. Шәһәр төзүчеләр яшәп торыр өчен Зур Афанас каршындагы басуда бараклар куячаклар икән. Кызлар шулар өчен нигез әзерләргә тиеш була. Кулларына лом, көрәк тоттыралар... Әнә шул рәвешле, Актүбә кызлары да үз кул көчләре белән шәһәр төзелешенә өлеш кертә.

Мунчага да йөргәннәр
Түбән Каманың беренче почтальоны Ольга түти Шадрина сөйләп калдырган хатирәләрне дә тыңлап уздык: «Төзелешкә беренче булып килүчеләр торыр өчен вагончиклар куйдылар. Кибет, ашханә ачтылар. Мунча салуны, нишләптер, ахыргарак калдырдылар. Көне-төне төзелеш тузаны эчендә эшләгән кешеләргә юынырга кирәк бит. Актүбәдә иң зур мунча безнеке иде. Беренче булып, участок больницасы баш табибы Фатыйх Хәйбуллин килде. Берсендә ул «Татэнергострой» төзелеш идарәсе начальнигы Евгений Королёв белән килеп керде. Алар икесе дә мунча ярата иде. Ирем дә аларга ияреп мунчага бара, сәгатьләр буе чабыналар». Яккан мунчасын бер генә гаилә дә ул чагында үзе генә кермәгән. Актүбә һәм Чәбиядәге берәр мунча миченнән төтен күтәрелгәнен күрүгә, төзелештәгеләр култык астына өч-дүрт утын агачы кыстырып килеп тә җиткәннәр. Актүбәләре тиздән, бик тиздән авыл буларак яшәүдән туктаячагын белеп торсалар да, карендәшләрнең йортында төзүчеләргә дә, аларның гаиләләренә дә урын табылган.

Күбесе Красный Ключта яшәүче элекке Чәбия кызларыннан торган «Баш чишмә» ансамбле башкаруындагы «Садның бакчалары» күңелләрне шул юкка чыккан керәшен авылларының узганнарына алып китте. Мәңгелеккә күчкән Анна түти Храмова, Александр Марков, Вера түти Боярова, Ольга түти Шадрина һәм башкалар күз алдыма килде.
Якты киләчәк өчен
Марков дигәннән, фестиваль барышында Александр Фёдорович сөйләгән бер вакыйганы да искә төшереп үттеләр. Анысы Бөек Ватан сугышы еллары белән бәйле. 1942 елның маенда ачлыктан интеккән олыларга ияреп, үсмерләр дә кырга чыга. Орлык салынган тубалларны күтәрешә алар. Кояш төшкелеккә җитеп килгәндә, җиргә орлык сибеп барган җиреннән, кинәт кенә Коля исемле малай егыла. Ашыгып килеп җиткән олылар бите зәңгәрләнеп чыккан ач үсмернең учына йомарлаган туфракны авызына китергән килеш тынып калганын күрәләр. Яшьтәше Коля Фоминның үлеме үсмер Александрны мәңге онытылмаслык итеп тетрәндерә...
Ни кызганыч, сугыш чорында андый хәлләр аз булмый. Совет халкының тылдагы ныклыгы, сугышчыларның яудагы батырлыгы илгә Җиңү таңы китерә. «Илебез азатлыгы өчен сугышкан бабайларны, әтиләрне, дәдәйләрне һәм, шулай ук, хәзерге вакытта илебез бөтенлеген саклау өчен гомерләрен дә кызганмаган якташларны хөрмәт белән искә алыйк», — дип әйтеп үтте алып баручылар.
Җыруларга уралды
Түбән Каманың 60 еллык юбилеендагы керәшен культурасы фестивалендә Ольга Вәлиуллина җитәкчелегендәге «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле, аның бер канаты булган «Баш чишмә», яшьләрнең «Җиз кыңгырау» коллективы чыгыш ясады. «Балчыклы җиңгиләре» дә үз авыллары көен җиткерде. Алабуга шәһәренең «Ак каз» ансамбле (җит. — Людмила Гатауллина) җыруларын да яратып алкышладык. Казан сәхнәләрендә чыгыш ясаучы Олы Аты егете Владислав Архереев, 20 елдан артык «Сүрәкә»гә йөрүче Владислав Домолазов, "Җиз кыңгырау«дан Валерия Васильева һәм Валерия Михайлова, шулай ук, Светлана Егорова, Лидия Ломова, Рая Петрова җырулары, Галина Буланованың җирле шагыйрә Анастасия Усачева шигырен сөйләве бәйрәмгә бер асыл бизәк булып өстәлде.

Уеннар, ярышлар да оештырылды
Сәхнәдә ике сәгать буе концерт барганда, җыру тыңлый-тыңлый, төрле мастер-классларда катнашырга да вакыт тапты тамашачы. Ә аларны Нариман авылы клубы мөдире Ксения Федотова һәм аның ике кызы берсеннән-берсе кызыклырак итеп оештырдылар. Осталарга ияреп, тактага беркетелгән кадак һәм гап-гади җеп ярдәмендә бик тиз генә матур ваза ясап та куйдылар. Аңа кипкән чәчәкләр дә утырткач, үзе бер сәнгать әсәрен хәтерләтте. Хуш исле шифалы үләннәрдән чәй ясап, аны кечкенә янчыкларга да салдылар. Үлән чәе күчтәнәчкә шәп инде…
Керәшенчә «боулинг», таяк тартышу, чүлмәк вату, чабаталы җәза бирү уены шикелле кызыклы ярышлар да җиңел-җитезләрне үзенә җыйды.

Соңгы сүз
Түбән Каманың 60 еллыгында оештырылган керәшен культурасы фестивалендә алып баручы Ольга Владимировна тамашачыларга Чәбия авылы керәшене Анастасия Егоровна истәлекләрен дә җиткергән иде. Язмамны шул карендәшебез Анастасия фикере белән тәмамларга булдым: «Без шәһәр төзүчеләрнең беренче, алгы сафында булдык. Туган авылыбыз Чәбия юк инде. Актүбә дә булмас, без дә бер-бер артлы китербез. Безне әле балаларыбыз искә алыр. Ә сез, бүгенге яшьләр, шәһәр урамнары буйлап атлаганда кала төзелешенең безнең керәшен авылларына бәйле вакыйгаларын да хәтерләгез. Түбән Каманы яратыгыз, кадерләгез. Кем белә, бәлки бер вакыт нәкъ менә сез, язларын безнең Чәбия белән Актүбәне ак чәчәккә күмгән чия һәм алмагач бакчаларын Түбән Камада да үстерә алырсыз. Бары дөньялар тыныч булсын да, шәһәребез киләчәккә ышанычлы адымнар белән барсын».
Виктор ШАДРИН,
Түбән Кама керәшен культура-этнографик җәмгыятенең идарә члены.
Эльмира Гыйльметдинова, Динара Фатхуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев