Түбән Камадан Виктория һәм Валерия Архиповалар лицейда керәшен киемнәреннән йөрде
Түбән Кама мәктәпләрендә ел саен төрле халыклар мәдәниятенә багышланган чаралар үткәрелә.
Алар йолалар, фольклор, милли киемнәрне пропагандалауга юнәлдерелгән акцияләр, дәресләр, мастер-класслар һәм бәйгеләр булырга мөмкин. Мондый чаралар башка мәктәпләрдә дә оештырыла.
Балаларны халык мәдәнияте, шул исәптән фольклор, милли уеннар һәм иҗатка җәлеп итү мөһим эш. Бу әхлакый үсешкә, Ватанга мәхәббәт һәм үз халкының мәдәни мирасына хөрмәт тәрбияләүгә ярдәм итә.
«Хожу в народном» - «Милли киемдә йөрим» акциясе Түбән Каманың 31нче лицеенда да ел саен үткәрелә. Бу көнне укучылар үз халкының традицион киемнәреннән киләләр. Чыгышы белән Мамадыш районының Яңа Мочалкино авылыннан булган Венера Архипова сүзләренчә, мондый чаралар балаларда зур горурлык хисе уята һәм өлкән буынга хөрмәт тәрбияли.
"Минем олы кызым Виктория бу лицейда психолог булып эшли, кече кызым Валерия 5нче класста укый. «Хожу в народном» - «Милли киемдә йөрим» акциясе йолаларны һәм гадәтләрне саклап калу өчен дә бик файдалы. Виктория бүген Яңа Мочалкинода яшәүче 87 яшьлек нәнәйнең күлмәген һәм алъяпкычын киде. Керәшен халык җыруларын да җырладылар кызларым", – дип сөйләде ул.
В.Архипова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев