Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Түбән Камадан Ирина Калмыкова республика күләмендәге конкурста керәшен киемнәре турында сөйләгән

2025 елның 18 ноябреннән 28 декабренә кадәр Түбән Кама күппрофильле колледждында студентлар һәм укытучылар өчен «Тел – милләтебез хәзинәләре» республика конкурсы узды.

Конкурс туган телләргә һәм Татарстан халыкларының мәдәниятенә багышланган иде. Чараның максаты: туган телләрне, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү, күпмилләтле республика халкы арасындагы дуслыкны ныгыту.

Катнашучылар төрле номинацияләрдә үз иҗатлары аша туган телләренә һәм мәдәниятләренә булган мәхәббәтләрен белдерә алдылар.

"Без зур кызым, студентка белән бергә "Тел - милләтебез хәзинәләре" дип исемләнгән республика конкурсында катнаштык. Монда буыннан-буынга күчеп килгән милли керәшен костюмы тарихын уртаклаштык Бу “Милли костюм, аның тарихы һәм символикасы турында сөйләп күрсәтү” номинациясе иде.
Өлкән буын кешеләре арасында әле үзләре сугып, үзләре теккән, борынгыдан килә торган үрнәкләр белән бизәлгән киемнәрне очратырга мөмкин.
Аларны әле хәзер дә кадерләп сандык төпләрендә саклыйлар һәм бәйрәм, туй вакытларында киеп тә йөриләр. Миндә дә андый үзенчәлекле күлмәкләр бар: Берсе – Керәшен Казысы авылында Аудый әбидән калган – кызыл күлмәк, чәчәкле алъяпкыч (бәйрәм өчен) һәм тамакса. Мин аларны кадерләп саклыйм. Икенчесе, иремнең Марҗи әбидән(Балчыклы авылы Түбән Кама районы) кадерләп сакланган- кызыл күлмәк һәм кара алъяпкыч.Бөтенесен мин яратып бәйрәмнәргә, фолкдәресләргә киям һәм туганнар, үз балаларым өчен саклыйм”, – дип сөйләде Ирина.

Фотолар Ирина Калмыковадан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев