Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Түбән Камадан Егор Гайнетдинов үз гаиләләренең керәшен тамырын өйрәнгән

15 апрель көнне 35нче лицей укучылары үзләренең уку-фәнни эш проектларын яклаганнар. 9нчы класста белем алучы укучылар арасыннан Егор Гайнетдинов «Наследие предков» темасына әзерләгән проектын яклаган.

Егор, лицейның туган тел укытучысы Рәсимә Кәримова җитәкчелегендә, үз гаиләләренең керәшеннәр яклап нәсел тамырларын өйрәнгән. Шулай ук ул, үз проекты кысаларында, «Керәшеннәр кемнәр алар?» дигән сорауга да фәнни җавап эзләгән. Бу теманы ачканда, Егор үз проектында керәшеннәрнең бай традицияләренә, милли киемнәренә, бәйрәмнәренә дә зур урын биргән. Үз гаиләсенең нәсел агачын барлаган, гаилә мирасына да тукталган. Бөек Ватан сугышында катнашкан бабайлары турында да язган.

Сүз уңаеннан, Егор – Красный Ключ поселогы керәшеннәреннән торган «Баш чишмә» ансамбленә йөрүче Роза Степановнаның туганының улы.

Укытучылары җитәкчелегендә, укучыларның мондый проектларга алынулары, эзләнү-өйрәнүләре халык культурасының, традицияләренең киләчәктә дә сакланып калачагына ышаныч уята. Ә боларны белгән яшьләрнең үз туган җирен һәм үз Ватанын яратучы чын патриотлар булып үсәчәгенә өмет зур.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев