Түбән Камада керәшен культурасын өйрәнү төркемендә бәйрәм булды
Түбән Каманың 75нче балалар бакчасында төрле халыклар культурасын өйрәнү төркемнәре бар.
75нче бакчада бу елның январь аеннан керәшен культурасын өйрәнә торган төркем дә ачылды. Бакчада моңа кадәр рус, татар һәм чуваш халыклары культурасын өйрәнү төркемнәре бар иде инде. Керәшен культурасын өйрәнү төркеменә 3-4 яшьлек кызлар һәм малайларны җыйдылар. Бу кече төркем тәрбиячесе Татьяна Борисова үзе дә керәшен. Аңа барлык эшләрдә булышучы — Зилә Мельникова. Иртә белән бакчага килүче балалар бу тәрбияче апалары белән, «здравствуйте» һәм «арулармысез» дип исәнләшәләр. Башка төркемнәрдә дә шулай ук — рус теле белән беррәттән, төркем балалары кайсы телне өйрәнүгә карап, шул телдә дә исәнләшәләр.
Түбән Кама керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары Эльмира Гыйльметдинова хәбәр итүенчә, бакча мөдире Любовь Эргерт белән ел башында очрашып, ике арада хезмәттәшлек урнаштыру турында сөйләшенгән.
Шул хезмәттәшлек кысаларында, 23 апрельдә бу бакчаның керәшен культурасын өйрәнү төркеме балалары белән очрашу-бәйрәм уздырылды.
Бәйрмәчә бизәлгән залда тәрбиячеләре Татьяна Ивановна балаларга православие динендәгеләрнең Олы көн (Псха) бәйрәме, аның йолалары, ул көнне әзерләнә торган ризык турында сөйләде. Бәйрәмне үткәрү тәртибе белән таныштырды.
Эльмира Гыйльметдинова район керәшен оешмасы җитәкчесе Тамара Баһаветдинованың бүләкләрен тапшырды. Бүләк арасында — «Керәшен халык әкиятләре»; фольклорчы, педагог Геннадий Макаровның ноталар белән җырлар китабы; Марат Яшәревич Моратов гаиләсе өч телдә — татар, рус, инглиз телләрендә бик тә затлы итеп бастырып чыгарткан «Татар халык әкиятләре» китаплары бар. Бу китаплар балаларга, белем дөньясына сәяхәт иткәндә, зур ярдәмлек булыр.
«Җиз кыңгырау» ансамбленә йөрүче Валерия Михайлованың керәшен җыруын башкаруын балалар, кул чаба-чаба, яратып тыңладылар.
Бәйрәм куличле, тәм-томлы чәй табынында дәвам итте.
Әнә шул рәвешле, 75нче бакчада, кайсы милләттән булуларына карамастан, балаларны Татарстанда яшәүче халыкларның милли культурасы белән таныштыру юнәлешендә максатчан эш алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев