Түбән Камада керәшен культурасы буенча фолк-дәрес булды
Түбән Каманың Халыклар дуслыгы йортында «Сүрәкә» һәм «Баш чишмә» ансамбльләре артистлары мәктәп балалар өчен үзенчәлекле фолк-дәрес уздырды.
Түбән Кама шәһәре мәктәпләренең дүртесеннән укучыларны үзенә җыйган бу мәгълүмати дәрестә туган як тарихы, биредә яшәүче халыкларның йола-гадәтләре, культурасы белән таныштырдылар. Укучылар үз нигезләрен яңа шәһәр төзелешенә биргән керәшен авылларында яшәгән карендәшләребезнең шушы көннәргә кадәр сакланып килгән җыруларын тыңладылар. Шулай ук, «Сүрәкә» һәм «Баш чишмә» ансамбльләре артистлары өстендәге элгәреге керәшен киемнәрен күреп сокландылар. Керәшеннәрдә алъяпкычлар, тамаксалар, баш киемнәренең башка халыкларныкыннан ничек аерылып торуын белделәр. Кызлар үзләре дә тамаксалар тагын, баш киемнәрен киеп карадылар.
Балаларга, аеруча, керәшен биюе хәрәкәтләрен өйрәнү буенча оештырылган мастер-класс ошады. Бию хәрәкәтләре керәшен көнкүреше рухына чумдылар.
Эльмира Гыйльметдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев