Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Түбән Чыршылыда — олы эш: авыл халкы тырышлыгы белән часовня төзелеп килә

40 йорты, 55ләп кешесе булган Түбән Чыршылы авылының дә үз яме, үзенчәлеге бар. Авылның бер өлеше тауның өстендә, икенчесе — тау астында урнашкан.

Авылда клуб та, кибет тә, мәктәп тә юк, тик ул төзек йортлары, ачык йөзле, кунакчыл халкы белән үзенә тартып тора. 

— Җирле халык мал үрчетү белән шөгыльләнә. Эш яшендәгеләр шәһәргә чыгып китеп эшли. Авыл юлларына вак таш җәелгән. Узган елны үзара салым һәм авылдашларның хәйрия акчасына зират йорты салынды, ләкин әле эше тәмамланмаган. Бу елдагы үзара салым акчасына авыл урамына вак таш җәяргә планлаштырыла. Үзара салым акчасын бу авылда халык бердәм булып, үз вакытында җыеп тапшыра. Шулай ук, ел саен, диярлек, Түбән Чыршылыда матур Питрау бәйрәме уза. Авылда бердәм халык яши: өмәләрдә дә, башка вакытта да күмәк эшлиләр, — дип сөйләде Югары Чыршылы авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Гөлнара Нуретдинова. 

Бу авылда безне ветераннар советы председателе Галина Смирнова, чыгышы белән Түбән Чыршылыдан булган, бүгенге көндә Чаллыда яшәүче Валя түти, благочинныйның Сарман районындагы чиркәү хәйриячелеге һәм социаль эш буенча ярдәмчесе Лидия Карпова каршылады. Әле Валентина Даниловна җырлап та алды: 

Бакчада бар алмагач,
Анда сайрый сандугач, 
Таудан йөгереп мендем, 
Туганайларымны сагынгач.

Читтән кайтучылар да, авылдагылар да менә шулай бергәләшеп ял итә, эшен дә эшли дә.

— Күмәк өмәләр үткәрәбез. Авылдашлар көче белән зират коймаларын әйләндердек. Авылыбыз бәләкәй генә булса да, бик матур, рәхәт яшибез. Элек шәһәргә киткәннәрнең дә күбесе яңадан авылга кайтып урнашты, нигезләрен яңартучылар да, йорт салучылар да шактый. Авылда сарык, сыер асраучылар да җитәрлек. Күпләп мал тотучылардан Спиридоновлар, Мостафаевларны әйтеп үтәргә була. Чиркәүгә Ләкегә йөрибез, — диде Галина Смирнова. 

Авыл халкы тырышлыгы белән часовня төзелеп килә. 

— Бер ел элек, Родительский көнне шушы часовняны төзү фикере туды. Часовня төзергә хыяллануыбызны белгәч, чыгышы белән Түбән Чыршылыдан булган, Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова: «Бу урын барыбыз өчен дә изге урын булачак» дип, безнең фикерне күтәреп алды. Бу — Алла Анасы Изге Кыз Мариянең «Взыскание погибших» исеменә багышланган бәләкәй чиркәү булачак. Безне бу эшкә Әлмәттә епископ булып торучы Мефодий бәхилләде. Отец Александр килеп урынын аруландырды һәм менә бер ел эчендә авыл халкының ярдәме — кул хезмәте, акчасы белән часовня бастырып куелды. Әле эшләребез күп, түбәсен ябасы бар. Бу эштә дә халыктан ярдәм булыр дип өметләнәбез, — дип сөйләде Лидия Карпова.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев