Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Түбән Чурадан Александр Абросимовның Әфганда күргәннәреннән

Кукмараның Түбән Чура авылыннан булган Александр Абросимовка хәрби подразделение составында автоколонналарны тиешле урынга кадәр озатканда ел ярым эчендә дошманнар белән күзгә күз очрашырга да, атышырга да туры килә.

«Яз. Табигатьтә җанлану бара, үләннәр яшәрә, агачлар яфрак яра. Табигатьтә генә түгел, әфганлыларның безгә каршы көрәшүче төркемнәренең дә җанлануы сизелә. 

Дивизиянең үз көчләре белән генә үткәрелә торган сугышчан рейд. Гиндукуш тавының Саланг үткелендәге тоннельгә керү юлына тоташкан тарлавыкта урнашкан батальонга ярдәмгә барабыз. Батальон Кабул юлын саклый. 
Таң белән юлга кузгалдык. Юл иң элек биек булмаган калкулыклар аша үтә, аннан соң тигезлек башланды. Көн матур, кояш елмая. Еракта таулар күренә. Аларга җитәрәк таулар арасында гүләү тавышы ишетелде. Сугышчан төркем тукталды. Җирдән дулкын йөгереп узды. Җиңелчә генә җир тетрәү икән. Дулкын узгач янә кузгалдык. 

Тарлавыкка җитәрәк, төркем командирының рациядән туктарга, моторларны сүндерергә, дигән боерыгы ишетелде. Бер мизгелдән, тыңлагыз, дигән сүзләре яңгырады. Туктап, мотолраны сүндереп, шлемофоннарны салдык. 
Кыр казлары тавышы. Күкне иңләп, каңгылдаша-каңгылдаша кыр казлары туган илгә кайтып бара. Тамак төбенә төер тыгылды. Күңелдән генә туганнарга, сөйгәннәргә сәлам юллап кыр казларына кул болгадык. Алар какаңгылдашып, берсен-берсе әйдәли-әйдәли туган якларына оча, ә без күбебез әле малайлыктан да чыгып җитмәгән егетләр, тарлавыкка — билгесезлеккә кереп барабыз.»

Күңелләрне айкап ала торган әлеге искиткеч күренеш күз алдыгызга килеп, сезнең дә күзләрегезне яшь пәрдәсе капладымы? 
Түбән Чура авылында яшәүче Александр Абросимовның 1986 елда үзәгеннән өзелеп төшеп язылган сүзләре бу. 18 яшьлек егетнең, Әфган тауларында аларны көтеп торган дошманнарга каршы көрәшү өчен, БТРы белән сугышчан дусларына ярдәмгә ашыккан вакыты.

Александр Әфганстанда күргәннәре турында сөйләргә яратмый. Сөйләми дә. 

— Һәркемнең үз сугышы, һәркем аны үзенчә кабул итә. Ярый әле армиядән соң ике ай саен кереп дәваланырга Ядегәр участок дәваханәсе булды. Чөнки яраланып кайтмасам да, даими киеренкелек физик яктан гына түгел, рухи яктан да нык таушалдырган иде, — ди дүрт бала әтисе. — Бер генә әйберне җиткерәсем килә, ирләре сугыш әфәтләрен күргән хатын-кызларга мин чын күңелемнән баш иям. 
Сөйләмим дисә дә, әңгәмә барышында Саша белән азмы-күпме солдат елларын искә алып үттек.

..Армия хезмәтенә алынуга ук ул үзенең Әфганстанга китәсен белә. Яшь чак бит, әллә ни борчылмый да. Бу вакытта районга инде бу яклардан берничә тимер табут кайткан булса да, йөрәгенә шом кереп уйландырмый. Өйдәгеләренә дә дөресен әйтеп хат яза. Армиягә китәр алдыннан аңа әнисе Библиядән 90нчы псаломны шакмаклы дәфтәрнең ярты битенә күчереп язып бирә. Күкрәк кесәсендәге язу ике ел буе солдатның күңелен җылытып тора.«Кечкенәдән Аллаһның барлыгын әйтеп, сеңдереп үстерделәр, шуңа күрә аның мине саклаячагына чын күңелемнән ышана идем» , — ди үзе бу турыда. 

Термез каласында өч ай өйрәнүләрдә булганнан соң, яшь солдатларны кайнар Әфганстан иленә китерәләр. Аларның гарнизоны инглиз сугышчылары Келагай — (Үлем үзәне) дип исем биргән урында урнаша. 
Шушы чорларны искә алганда Сашаның һаман да йөрәгендә мәңгелеккә кереп урнашкан бер хатирә яши.

— Термезда вакытта Кукмарадан икәнемне әйтеп, бер солдат белән сөйләшеп киттек. Әгерҗе районыннан удмурт егете Виктор Савельев булып чыкты. Витя сүземә кушылып элеккеге «Юбилейный» кинотеатры, тимер юл вокзалының кайда урнашканнарын әйтте. Аның бу сүзләрен ишеткәч, якын туганымны күргәндәй булып, кочаклап ук алдым. Витя Кукмарадагы автомәктәптә укыган булып чыкты. Аның белән дуслаштык, Әфганга да бергә киттек, — ди Александр. — Бер взводта булмасак та, еш очраша идек. Кызганыч, беркөнне аның һәлак булуы турында ишеттем, бу хәбәрне бик авырдан кабул иттем. 

Карендәшебезгә хәрби подразделение составында автоколонналарны тиешле урынга кадәр озатканда ел ярым эчендә дошманнар белән күзгә күз очрашырга да, атышырга да туры килә. Ә иң күңеллесе: БТРда операциягә дип үзең алып барган солдатларның бөтенесенең дә исән-сау кайтуы иде, диде ул сүзен йомгаклап. 

...Яз көне, зәңгәр күктә кыр казлары тавышын ишеткән саен Александрның күңелендә 18 яшьлек чагы «уяна». Хәер, гомере буе онытылмый ул әфган хатирәсе.

Хезмәт даны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев