Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Түбән Биштә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан спектакль булган

Зәй районының Түбән Биш авылы үзешчәннәре «Театр призмасы аша батырлык» район фестиваленә кушылып, Абдулла Әхмәтнең «Зәңгәр конверт» әсәрен сәхнәләштерделәр.

Вакыйгалар Бөек Ватан сугышы елларында землянкада бара. Разведчиклар “тел алырга” барып, немец офицерын  әсирлеккә төшереп алып кайталар. Немецларның кайда басып керергә әзерләнү планын беләләр. Спектакльдә сөенечле мизгеләр күбрәк күрсәтелә. Бу – хат алу мизгелләре! Туган яктан килгән хатларны солдатлар бии-бии алалар…

Түбән Биш үзешчәннәре рольләрен бик оста,  чын артистларча башкардылар. Декорацияләр, музыка дөрес сайланган. Монда бүгенге көндә һәр авылга хас диярлек проблема - ир-ат роленә ир-егетләр таба алмау кыенлыгы юк. Тамашада җиде ир-егет үз геройларын югары дәрәҗәдә ачып, әсәр идеясен тамашачыларга җиткерә алдылар. Аларның берсе дә мәдәният институтларында укыган кешеләр түгел бит, театрдан ерак торалар. Коллективның яшь артистлар белән тулылануы да сөендерә.

 

Рольләрдә Виктор Кудряшов (капитан Григорьев), Николай Кузнецов (Гайнулла), Вадим Кожемякин (Серсебаев), Ислам Хәлиуллин (Нуретдинов), Рөстәм Шиһабетдинов (Фәнис), Тимур Ананиев (Алиев), Рената Вәлиәхмәтова (Катя) уйнады.

 

 

Заинск-информ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев