Түбән Биш урта мәктәбенең 145 еллык юбилеен бәйрәм иттеләр
Зәй районының бөтен Татарстанга данлыклы, күренекле шәхесләргә бай Түбән Биш мәктәбенең юбилей кичәсендә “Түбән Бишем – бишегем, мәктәбем – горурлыгым” китабы тәкъдим ителде.
Түбән Биш авыл мәктәбе – Татарстанда дөньяга Габдулла Тукай исемендәге премияның өч лауреаты – шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов, язучы Рабит Батулла, артист Наил Дунаевны биргән бердәнбер мәктәп. Академик Михаил Герасимов, Казан медицина академиясе ректоры Марс Михайлов, КАИ доценты Т. Закиров, математик, профессор Гамир Мөбәрәкҗанов, абыйлы-энеле профессорлар Ирек һәм Заһир Исрафиловлар, педагогика фәннәре докторы, профессор Рафис Шәймәрданов, юстиция өлкән советнигы, прокурор, Татарстан Республикасы Конституция суды аппараты җитәкчесе Михаил Аверьянов, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Александр Филлипов, язучы, шагыйрь Хәйдәр Гайнетдин, Олимпия уеннары чемпионы Федор Симашев та әлеге мәктәптә белем алган.
1880 елда Түбән Биш авылында дүртъеллык ике класслы чиркәү-приход мәктәбе ачыла. 1883-1884нче уку елында чиркәү приход мәктәбендә 27 ир бала укый. 1930 елда авылда – җидееллык, ә 1949 елда урта мәктәп ачыла.
Еллар уза, мәктәп үз укучыларын мөстәкыйль тормыш юлына озата бара. Бүген алар илебезнең төрле почмакларында намуслы хезмәт итә. 145 ел дәвамында белем учагы булган мәктәп бүгенге көндә дә районның алдынгы мәктәпләреннән санала. Лариса Иванова җитәкчелегендәге коллективта 50 укучыга 14 укытучы белем бирә.
Мәктәпнең юбилеена илебезнең төрле төбәкләреннән кунаклар кайткан иде. Алар башта мәктәптә музейларда булды, мәктәп эшчәнлеге белән танышты. Аннан соң барысы бергә мәдәният йортына “Түбән Бишем – бишегем, мәктәбем – горурлыгым” китабы тәкъдим итү чарасына җыелды.
Кичәдә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Эрнст Сәфәргалиев сәламләделәр.
“Түбән Бишем – бишегем, мәктәбем горулыгым!” китабының авторлары – якташларыбыз, профессор Рафис Шәймәрданов, Лидия Голубева (Иванова).
Китап авторлары – икесе дә Түбән Биш мәктәбендә белем-тәрбия алып, олы тормышка аяк баскан һәм анда үз урыннарын тапкан шәхесләр. Лидия Голубеваның (Иванова) әтисе Иван Яковлевич Иванов – 30 ел шушы мәктәп директоры булып эшләгән зур хөрмәткә лаек булган шәхес.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев