Түбән Биш мәктәбендә «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясе узды
Зәй районының Түбән Биш урта мәктәбе» укучылары, тәрбияләнүчеләре, ата-аналары һәм коллективы хәрби хезмәткәрләр өчен гуманитар ярдәм җыюны оештырдылар.
Класс җитәкчеләре, тәрбияче җитәкчелегендә иң кирәкле әйберләр: азык-төлек, татлы ризыклар, көнкүреш химиясе, җылы оекбашлар, бияләйләр һәм башка кирәкле әйберләр җыелды һәм тапшырылды.
«СВО зонасында хәрби бурычларын үтәүче хәрби хезмәткәрләребезгә ярдәм итәргә теләк белдергән, битараф булмаган укучыларга, мәктәпкәчә төркем тәрбияләнүчеләренә һәм аларның ата-аналарына, укытучыларга, мәктәп хезмәткәрләренә бик зур рәхмәтлебез! Без үз сакчыларыбыз белән горурланабыз һәм аларның тизрәк җиңү белән өйләренә кайтуларына ышанабыз», – дип хәбәр иттеләр Түбән Биш мәктәбеннән.


Фотолар мәктәптән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев