Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Түбән Биш авылында чиркәү төзелеше алдыннан келәү узды

29 июньдә, Зәй районының Түбән Биш авылында, Әлмәт һәм Бөгелмә епископы Мефодий бәхиллеге белән, изге Гурий Казанский хөрмәтенә булачак чиркәү төзелеше урынында изге эш башлауны белдереп келәү уздырылды, иман укылды.

Келәүне Зәй округы благочинные, иерей Родион Садыков башкарды.

«Бүгенге көннең яңалыгы бик саллы – авылыбыз тарихында зур вакыйга. Түбән Биш авылында төзеләчәк изге Гурий чиркәве нигезен аруландыруга Ходаебыз үз фәрештәләрен ак болытларга киендереп җибәргән һәм керәшеннәрнең йөрәгендә Олы бәхетле кояшлы көн булып мәңгегә урнашыр.Чиркәү буласы урынга башыру качы куелды һәм аның төзелешенә бәхиллек бирелде», – дип сөенечле яңалык белән уртаклашты Түбән Биштән Лидия Иванова.


Отец Родион җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп, чиркәүнең тизрәк төзелүе өчен теләк итүне көчәйтергә һәм бу ару эштә барлык битараф булмаган кешеләрнең ярдәм итүен сорады. Шулай ук, Ходайның чиркәү төзелешен бәхилләп, бу изге эштә катнашучыларга ярдәм бирәчәгенә өмет белдерде.

Л.Кузнецова, Л. Ермолаева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев