ТНВда «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» телемарафоны узачак
Хәбәрләр

ТНВда «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» телемарафоны узачак

Телемарафон шулай ук ТНВның «ВКонтакте»дагы рәсми бергәлегендә дә трансляцияләнәчәк.

«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканаллары 20 сентябрьдә 14 сәгатьлек «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» телемарафонын уздырачак. Телемарафон шулай ук ТНВның «ВКонтакте»дагы рәсми бергәлегендә дә трансляцияләнәчәк.

Телемарафон 8:00 сәгатьтә башлана һәм кичкә кадәр дәвам итәчәк. Студиягә кунакка Татарстанның танылган гаиләләре, хезмәт династияләре вәкилләре, яшь парлар һәм озак еллар бергә яшәүче парлар киләчәк.

Телемарафон барышында тавыш бирүдә катнашучылар арасында призлар уйнатылачак. 11 җиңүче iPhone 17 смартфоны иясе булачак, ә төп приз — Sollers ST8 автомобиле.

Татар-информ

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев