Татьяна Ефремованың беренче концерты узды
19 майда Казанның филармония концертлар залында «Кряшен Чибяре-2016» титулы иясе, талантлы җырчы Татьяна Ефремова үзенең тәүге концертын куйды.
Үз стилен, үз юлын тапкан
Концертларга йөрергә кем яратмый икән?! Ә карендәшләребезнең концертын карау аеруча рәхәт. Татьяна Ефремованың беренче концерты буласы турында ишеткәч, «Туганайлар» редакциянең smm-белгече Алиса Әхмәтшина белән икебез дә билетлар сатып алып, аның концертына барырга булдык. Ни дисәң дә, үзебезнеке бит, бердәм булып, керәшеннәр бер-берсен «поддрежать» итәргә тиеш дип уйлыйм. Үз вакытында, 2016 елда Таняга консерваториягә укырга керергә нәкъ менә галим Геннадий Макаров киңәш бирә һәм республика керәшен иҗтимагый оешмасының да бу эштә өлеше зур була.
Кызыксынучылар өчен, билет бәясе 1200 алып 2000 меңгә кадәр иде. Булса булыр дип, үз карендәшебез өчен, без 2000 меңне дә жәлләп тормадык инде.
Хәзер җырчыларның үз концертлары буласы вакытта фойеда фотозона ясау модага керә башлады. Уңайлы бит. Коры коридорда фотога, видеога төшкәнче, яраткан җырчыңның зур фотосы куелган стенд янына басып, истәлеккә матур итеп фотога төшәсең. Таня да шундый матур почмак ясаткан иде. Алай гына да түгел, профессионал фотограф, яхшы ут һәм фотога төшәр өчен бизәкле яулыкка кадәр бар иде.
Концерт башланыр алдыннан фойедагы халыкны күзәттек. Араларында зур-зур чәчәк букетлары күтәреп килгән танылган җырчылар, артистлар да шактый күренде. Карендәшебез Марина Карпова, Олег Фазылҗанов, җырчы Винера Ганеева, Раяз Фасыйхов, Эльмир Низамов, Зәринә Хәсәншина, Уфадан бертуган Алмаз һәм Айдар Юнысовлар һәм башкалар.
«Таня белән ниндидер бер концертта таныштык. Аның үзенчәлекле тавышы күңелдә калды. Тәүге концерт булгач, без җырчыларда кызыксыну уяна: нинди концепция, алымнар, кемнәрне җәлеп иткән? Аның концерты турында телефонымда «напоминания» торды. Хатыным белән килергә булдык. Остазыбыз Винера Ганеева да үз төркемебездә: «Таняның концерты, әйдәгез әле, барыйк, диде», — дип сөйләде җырчы Раяз Фасыйхов.
Уфадан ук килгән Алмаз һәм Айдар Юнысовлар:
«Безнең бергә яздырган трио бар, шуны башкарачакбыз бүген. Таня үз стилен, үз юлын тапкан, тавышы искиткеч», — дип әйттеләр.
Фонограммага түгел, үз тавышы белән җырлады
Концерт башланырга санаулы минутлар калгач, залга кереп утырдык. Кем әйтмешли, алма төшәр дә урын юк, зал шыгрым тулы иде.
Татьяна Ефремова концертын керәшеннәрнең гимны булган «Безнең ил» белән башлап җибәрде. Шул беренче җыр ук күңелләрне айкап, дәртләндереп, үзенә бөтереп алып кереп китте. Таняның үзенә генә хас булган энергетика шул беренче җырыннан ук сизелде һәм ахыргача шул югары планка сакланды. Концертның шәп булачагына шик юк иде. Янымда утыручы апалар да, «вот это мощь, вот это энергетика», дип үзара сүз алышты.

Концертны Таня үзе үк алып барды. Чыгышлар арасында тормышы, иҗаты белән якыннанрак таныштырды. «Тормышымда гел яхшы кешеләр генә очрап торды һәм бүген дә шулай. Аларның һәркайсы минем иҗатым үсешендә мөһим роль уйнады. Кемдер — киңәше, кемдер янымда булуы белән ярдәм итте. Сәнгать мәктәбе, консерватория, мәдәният һәм сәнгать институтында укыткан укытучыларым», дип сөйләп, тамашачыны залда утыручы остазлары белән таныштырып, аларга рәхмәт сүзләре җиткерде. Остазларыннан Винера Ганеева сәхнәгә чыгып:
«Шаккатып карап утырам. Беркемнең иҗатына да охшамаган жор тавыш. Бер шигырь искә төште: „Наша Таня громко плачет, уронила в речку мячик...». Ә безнең Таня тубы суга төшсә дә елап басып тормаячак, үзе шул туп артыннан диңгезгә дә сикерергә, судан коры чыгарга да мөмкин. Бу концерт — синең өчен, минем өчен дә зур имтихан. Укырга килгәч тә, башка шәкертләрдән аерылып тордың. Уңган, максатчан, тырыш, талантлы, кызыксынучан. Синең белән горурланам», — дип котлады.

Концертта заманча эстрада көйләре, татар халык җырларыннан тезмә, русча җырлар да булды, ә шулай да Таня керәшен җыруларына өстенлек биреп, алгы планга шуны чыгарган иде. Кайбер җырларына заманча сулыш өстәп, үзгәртеп башкарды. Таня үзе әйтеп узганча, репертуарында иң яраткан җыруларының берсе — «Ак калфак». Әлеге җыру вакытында кияүгә чыккан кызга түгәрәк яулык ябу күренешен дә карадык, ә җыр ахырында сәхнәгә Татьянаның ире Владиславның чыгуы аеруча тәэсирле булды.

Концертта артык сүзләр, хәрәкәтләр булмады, «все к месту» диләрме әле. Җырына туры китереп — костюм, ут, бию... Бу концертны әзерләүгә зур хезмәт куелганлыгы күренеп торды.
Кыз кеше буларак, киемнәрен игътибар белән карап утырдым. Күлмәкләрендәге милли бизәкләребез, керәшен тамгасы шунда ук күзгә ташланды. Һәр киеме — үзенчәлекле, заманча, матур.

Таня инде югалып, онытылып барган борынгы җыруларны яңартып, аларны халык арасында популярлаштыру өстендә эшли.
«Минем хыял — халык җырларын дөньякүләм фестиваль сәхнәләренә чыгару. Аларны бар кеше дә белсен иде. Халык җырлары бик катлаулы, шул ук вакытта үзенчәлекле», — дип искәртеп узды.
Вәгъдә иткәнчә, концерт тулысынча «тере» тавышка булды, сәхнәдә оркестр уйнап торды, ә Таня шуңа кушылып җырлады. Шәхсән минем өчен, татар эстрадасы концертларыннан бик нык аерылып торды. Монда миллилек өстенлек итте. 3 сәгатьтән артык барган концерт бик тиз узып китте.
Алиса Әхмәтшина, Алина Кондратьева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев