Татьяна Ефремова беренче сольный концерты турында: «Декретта концерт куярмын дип уйламаган идем»
Алып баручы, актив карендәшебез Евгений Максимов җырчы Татьяна Ефремова белән тиздән узачак концертына әзерлек вакытлары, иҗаты турында әңгәмә корып кайткан. Интервьюдан өзек тәкъдим итәбез.
– Ничек концерт куярга булдың?
– Концерт кую – күптәнге теләгем. Бер елны инде концерт куярмын дип йөргән идем, пандемия башланды, бөтен җирне ябып куйдылар. Аннары махсус хәрби операция башланды. Шулай да, бернәрсәгә карамыйча концерт куярга уйлап йөргәндә, үземнең йөкле икәнемне белдем. Шулай итеп гел кичектереп килдем. Әмма, декретта концерт куярмын дип уйламаган идем (көлә).
– Синең режим, график ничегрәк соң?
– Режм дигән әйбер юк инде ул. Репетиция, аннары гел бала белән: ашатам, уйнатам, юындырам, йоклатам...Бала белән булганны социаль челтәрләргә бик куймыйм. Концертлар, репетицияләр булганда мамам караша.
– Тиздән концертың. Син җырчы белмәгән кешеләргә концертка ник килергә кирәк дип әйтер идең?
– Үз концерты турында һәр җырчы «мондый концертның әле булганы юк» дип әйтә инде. Беренче концертым. Минем өчен бу – мөһим адым, бу көнгә бик озак килдем, тамашачым да көтте, анысы аеруча сөендерде. Хәтта Новосибирск шәһәреннән бер кыз «концертыгызга киләм» дип язды. Түбән Камадан да «бездә кайчан концерт куясыз» дип язучылар булды. Шунысын әйтәсем килә, концерт кую бик кыйбат. Ул музыкантлар да концерт көнне генә килеп уйнап китми бит. Мәсәлән, репетиция 5 сәгать бара, репетиция залын арендага алган өчен, шулай ук, музыкантларга да түләргә кирәк. Инде 3 ай дәвамында әзерләнәбез, атнага 3 тапкыр җыелабыз. Кызыксынсагыз, күпмегә төшкәнен үзегез санап карагыз.
Билет бәясенә килгәндә, мин башта 500 сумнан 1000 кадәр куярбыз дип уйлаган идем. Аннары саный торгач, аренданы капларга да җитмәгәнлеген аңладым. Бер көнне утырып еладым, чөнки 100дән артык кеше миннән чакыру билеты сорады. Залда – 550 урын, шуның 100н бушлай бирүемне сорыйлар. Филармония миңа 14 чакыру билеты гына бирә. Башкаларга билетны үз акчама сатып алып бирергә тиеш булам инде. Андыйларга шаккатам. Җитмәсә, мин бит әле «юк» дип әйтә алмыйм.
Исегезгә төшерәбез, Татьяна Ефремованың беренче концерты 19 майда, 19.00 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең концертлар залында булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев