Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Геннадий Максимовтан яңа җыр
Җырның сүзләрен җирле шагыйрь Мәслах Кашапов, көен композитор-музыкант, Сөббух Рәфыйков исемендәге премия лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Геннадий Максимов көй язган. Зәй турындагы әлеге җыр бу көннәрдә киң таралыш тапты.
Геннадий Максимов 70 яшьлек юбилеенда (ул юбилеен 25 гыйнварда билгеләп үтте) «Данлы Зәй ягы» җырын оныгы Елизавета белән бергә башкаруы кунакларның көчле алкышларына күмелде. Туган як турындагы җырны онык белән бабай күңелләрне айкарлык итеп башкара.
Елизаветага әле 17 генә яшь. Иҗат мәйданында аның уңыш-казанышлары бар. Бабасыннан оныгына иҗат очкыннары чәчелми калмагандыр. Алма агачыннан ерак төшми, диюләре хак.
«Елизавета бик җитди, музыка мәктәбен берюлы ике белгеч — вокал һәм скрипка класслары буенча кызыл аттестатка бетерде», — ди Геннадий Максимов, горурланып.
Музыка мәктәбендә укыганда ук инде ул күп кенә җыр конкурслары лауреаты була. Бүгенге көндә Елизавета Казан шәһәренең Әүхәдиев исемендәге музыка колледжының икенче курсында «5» ле билгеләренә генә укый. Колледж укытучылары фикеренчә, бик өметле студент күренә.
Елизавета бабасы Геннадий Максимовның туган ягы Зәйне ярата, шуңа да «Данлы Зәй ягы» җырын горурлану хисе белән башкара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев