Татарстанның атказанган артисты Оксана Дмитриева - редакциябез кунагы
Түбән Кама кызы, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле солисты Оксана Дмитриева редакциябездә кунак булды.
– Оксана, зур сәхнәгә беренче тапкыр чыккан көнеңне хәтерисеңме?
– Түбән Каманың Халык иҗаты йортындагы концертта укытучым белән чыгыш ясадым. Ул вакытта миңа 7 яшь иде. Репетиция дә булмады безнең. Зур сәхнә, тамашачы, утларны күргәч шаккаттым! Җырлап чыктым чыгуын, ә күзләр гаҗәпләнүдән шар булган иде.
– Ул вакытта җырчы булып китәрмен дип уйлаган идеңме?
– Мин ахырга кадәр кайда укырга керәсемне белмәдем. Түбән Камадагы музыка мәктәбенең фортепиано классында укыдым, хорга йөрдем. Югары классларда укыганда врач булу турында уйлана башладым. Физиалогияне өйрәнү ошый иде. Махсус медицина класында да укыдым. Больницага практикага йөргән вакытлар да булды.
– Ә нигә шул юлны сайламадың?
– Мәктәпне тәмамлагач, туп-туры Казанга киттем. 5 уку йортына документларымны бирдем. Ул вакытта бит әле укырга кергәндә экзамен биреп керә иделәр. Сайлаган уку йортлары арасында мәдәният институты һәм медицина институты да бар иде. Шулай туры килде, керү имтиханнарын бирү вакыты ике институтның да бер үк көнгә, бер үк вакытка туры килде. Медицинада уку өчен бик күп акча кирәге сер түгел, ә бюджет урыннары аз иде. Уйладым да, мәдәният институтына киттем.
– Үкенмәдеңме?
– Юк. Икесе дә яраткан шөгыль. Бер яктан, без җырчылар да врачлар кебек бит (елмая). Җырларыбыз белән кешеләр күңелен дәвалыйбыз. Күп кеше җыр тыңлап юана, җырның сүзләре дә канатландырып, терелтеп җибәрергә мөмкин. Еллар узгач кына, «врач булсам, ничек булыр иде икән» дип уйлап алган вакытлар булгалады.
«Бәрмәнчек»кә ничек килгән?», «Нинди кул эше белән шөгыльләнә?», «Тормышындагы шатлыклы вакыйга – кияүгә чыгуы», «Хатын-кызга артист булуы авыр түгелме?» бу һәм башка сорауларга Оксананың җаваплары кызыксындырса, җырчы белән уздырылган әңгәмәне тулысынча газетабызның киләсе санында укый аласыз.
Фото: Алина Кондратьева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев