Татарстанга эсселәр килә
Хәбәрләр

Татарстанга эсселәр килә

Якын араларда республикага көнбатыштан антициклон үтеп керәчәк. Һава температурасы күтәреләчәк.

Якындагы тәүлектә — 6 июньдә көндез термометрның төрекөмеш баганасы +20...+25 градус күрсәтәчәк. Төнге сәгатьләрдә +6...+11 градус. Явым-төшем көтелми.

Шимбә — 7 июньдә көндезге сәгатьләрдә температура +22...+27 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә +6...+11 градус булачак. Явым-төшем ихтималы аз.

Якшәмбе — 8 июньдә һава температурасы тагын берничә градуска күтәрелеп, көндез +24...+29 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә +13...+18 булачак. Кыска вакытлы аз гына яңгыр, яшен көтелә.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында — 9 июньдә көндез һава температурасы +27...+32 градуска җитәчәк. Явым-төшем көтелми.

Ватаным Татарстан


Нет комментариев