Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Татарстанга аномаль салкыннар килә

Бу атнада Татарстанда ял көннәре башланганчы салкын һава торышы урнашачак, явым-төшемнәр вакыт узу белән тукталачак. Бу ТР Гидрометеорология үзәге фаразыннан күренә.

3 февральдә төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә термометр баганалары −19, −24 градуска кадәр төшәчәк, республиканың көнбатышында аязганда −25, −30 градуска, көнчыгышта −12, −17 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава −11, −16 градуска кадәр җылыначак, кайбер көнбатыш районнарда −21 градуска кадәр генә, ә көнчыгыш районнарда −3, −8 градуска кадәр.

4 февральдә атмосфера фронты Татарстанга урыны белән бераз кар китерәчәк. Җиңелчә бураннар булуы ихтимал. Төнлә һәм иртән температура −23... −28 градуска кадәр, аязганда −31 градуска кадәр, ә көндез −19... −24 градуска кадәр булачак.

5 февральдә, төбәк көньяк-көнбатыш антициклон перифериясендә булачак. Сизелерлек явым-төшем булу ихтималы аз. Караңгы вакытта −23... −28 градус, республиканың көнчыгышында аязганда −33 градус булыр дип фаразлана. Яктыда-термометр баганалары −11, −16 градуска кадәр күтәреләчәк.

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, җомга көнне, 6 февральдә, Татарстанда синоптик вәзгыять сизелерлек үзгәрешләр кичермәячәк. Антициклон тәэсирендә республикада явым-төшемсез һава торышы сакланачак. Шуның белән бергә температура фоны күтәрелә башлаячак. Төнлә һәм иртән температура −14 −19 градуска кадәр, аязганда −22 градуска кадәр, ә көндез −9, −14 градуска кадәр җылына.

Шимбә көнне, 7 февральдә, Көнбатыштан килүче атмосфера фронты Татарстанга кар китерәчәк, урыны белән бураннар һәм көчле җил булырга мөмкин. Тәүлекнең якты вакытында һава акрынлап −6, −11 градуска кадәр җылыначак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев