Татарстанга 30 градуслы эсселек кайта
Агымдагы атнаның икенче яртысында Татарстанга эссе һава торышы кайтачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.
Җәйнең беренче аеның соңгы көнендә төньяктан көчле җил көтелә: төнлә аның тизлеге секундына 15-18 метрга, иртән һәм көндез 17-22 метрга җитәчәк. Төнлә һава температурасы +10..+15 градус, көндез +18.. + 23 градус тәшкил итәчәк.
1 һәм 2 июльдә, Татарстанның көнчыгышында бераз яңгырлар булуы ихтимал. Төнлә термометр баганалары +11 дән +16 градуска кадәр күрсәтәчәк. 1 июльдә көндезге сәгатьләрдә һава +20..+25 градуска кадәр җылыначак, 2 июльдә — +18..+23 градуска кадәр, Татарстан Республикасының көнбатышында — +28 градуска кадәр.
3 июльдә, төбәк территориясендә сизелерлек явым-төшем көтелми. Төнлә республикада +11дән +16 градуска кадәр, көндез +23тән +28 градуска кадәр җылы булыр көтелә.
Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, шимбә көнне, 4 июльдә, Татарстан Россиянең үзәк районнарыннан күчүче атмосфера фронты йогынтысына эләгәчәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар ява. Шул ук вакытта төбәктә тагын бераз җылыначак — +25..+30 градуска кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев