Татарстанда табигатьне саклау буенча республика акциясе старт ала
14 апрельдә, Татарстанда «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау республика акциясе башлана. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сөйләвенчә, быел акция 2 этапта −14 апрельдән 14 июньгә кадәр һәм 8 сентябрьдән 8 ноябрьгә кадәр узачак. Акцияне оештыру әйләнә-тирә мохитне саклауга юнәлдерелгән «Экологик иминлек» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.
Ул шулай ук республикада яшәүчеләрне акциягә кушылырга чакырды.
«Безнең һәрберебез экологияне яхшыртуга һәм урманнарны саклауга үз өлешен кертә ала. Сезнең катнашуыгыз гаять зур әһәмияткә ия — без бергәләп табигатьне чистарак һәм матуррак итә, шулай ук ял итү өчен уңайлы шартлар тудыра алачакбыз», — дип ассызыклады Кузюров.
2024 елда «Татарстанның чиста урманнары» акциясендә 30 меңгә якын кеше катнашты. Акция йомгаклары буенча урман фондыннан 0,9 мең кубометр каты көнкүреш калдыклары җыеп алынды һәм чыгарылды, 5,1 мең кубометр корыган һәм ауган агачлар черетү өчен өемнәргә салынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев