Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Татарстанда милли бәйрәмнәр көне билгеле

2025 елда Татарстанда традицион мәдәният бәйрәмнәренең календарь графигы билгеләнде.

Республикада яшәүче халыкларның традицион мәдәниятенең республика бәйрәмнәре «Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасын үтәү кысаларында үткәрелә һәм «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектының «Гаилә» милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

24 май «Каравон» рус халык бәйрәме. (Лаеш районының Никольское авылы)

31 май – мари мәдәниятенең «Семык» республика бәйрәме. (Кукмара районының Починок Көчек авылы)

15 июнь – мордва мәдәниятенең «Валда Шинясь» республика бәйрәме. (Тәтеш районының Килдеш авылы)

21 июнь – татар халык бәйрәме «Сабан туе». (Казан)

28 июнь – чуваш мәдәниятенең «Уяв» республика бәйрәме. ( Норлат районының Норлат шәһәре)

29 июнь – удмурт мәдәниятенең «Гырон быдтон» республика бәйрәме. (Балтач районының Чепья авылы)

5 июль – «Иван Купала» республика славян мәдәнияте бәйрәме. (Яшел Үзән районының Яшел Үзән шәһәре)

19 июль – «Питрау» керәшен мәдәнияте республика бәйрәме. ( Мамадыш районының Җөри авылы)

Республикада яшәүче җирле халыкларның традицион милли мәдәниятен популярлаштыру һәм саклау максатларында ел саен майдан июльгә кадәр республика бәйрәмнәре – рус халык бәйрәме «Каравон», чуваш мәдәнияте «Уяв», удмурт мәдәнияте «Гырон быдтон», мари мәдәнияте «Семык», мордва мәдәнияте «Валда Шинясь», славян мәдәнияте «Иван Купала», «Питрау» керәшен мәдәнияте бәйрәмнәре уза.

2024 елда «Каравон», «Семык», «Гырон быдтон», «Валда Шинясь», «Иван Купала», «Уяв», «Питрау» бәйрәмнәрендә 110 000 нән артык кеше булды, онлайн-чараларда 1 700 000 гә якын кеше катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев