Татарстанда Мактау тактасы ачылды
Хәбәрләр

Татарстанда Мактау тактасы ачылды

Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов МАКС кананлында хәбәр итте.

 – Анда республикабызның хезмәт кешеләре турында мәгълүмат урнаштырылачак. Меңләгән кеше заводларда эшләп, икътисадыбызның тотрыклылыгын тәэмин итә, йөзләгән мең авыл хезмәтчәне өстәлебездә икмәк булсын өчен көн саен тырыша!

Татарстан Мактау тактасын оештыруда республикабызның 5 меңгә якын эре һәм кече предприятиясе катнашты. Алар барлыгы 15 меңгә якын иң тырыш һәм уңган хезмәткәрләрен мактауга тәкъдим итте. Кандидатлар арасында мәртәбәле ветераннар, тәҗрибәле осталар, махсус хәрби операция геройлары да бар», – дип язды Рөстәм Миңнеханов. 

Татар-информ

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев