Татарстанда литий-ион аккумулятор батареялары җитештерә торган завод ачылды
«Иннополис» махсус икътисади зонасының «Лаеш» индустриаль паркында «Батареон» компаниясе производствосы – литий-ион аккумулятор батареялары җитештерү заводы ачылды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.
«Бу проектның Россия сәнәгате өчен әһәмияте бәяләп бетергесез. Литий-ион аккумуляторлары - бүгенге икътисадның төп элементы. Транспорт, телекоммуникацияләр, сәнәгый автоматлаштыру һәм башкалар энергия саклауның ышанычлы системаларына таяна», – диде республика җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яңа завод төзелеше Россиянең технологик бәйсезлегенә һәм стратегик иминлегенә зур өлеш кертә.
«Туендыру чыганакларын җитештерүне локальләштерү тышкы куркынычларны киметүне һәм үзебезнең компетенцияләрне формалаштыруны тәэмин итәчәк», - дип белдерде ул.
Проектка 1,5 миллиард сум күләмендә инвестиция кертелгән. Заводта елына 700 мең батарея җитештереләчәк. Моннан тыш, Лаеш районында 300дән артык яңа эш урыны булдыру ниятләнә, дип хәбәр итте республика җитәкчесе.
ТР Рәисе Сәнәгатьне үстерү фондына рәхмәт белдерде - 500 миллион сум күләмендәге ташламалы заем заманча җиһазларны тиз арада сатып алырга һәм куәтләрне гамәлгә кертүне тизләтергә мөмкинлек биргән.
Миңнеханов билгеләп үткәнчә, федераль үзәк ярдәме белән бу территориядә технопаркның яңа бинасы төзелде, кирәкле инженерлык инфраструктурасы булдырыла.
Фото: © Надежда Гордеева, «Татар-информ»
«Лаеш мәйданчыкларында заманча һәм ихтыяҗ зур булган продукция җитештерүче югары технологияле яңа предприятиеләр барлыкка килә. Алдыбызда - Лаеш районындагы «Иннополис» махсус икътисади зонасы мәйданчыгында урнашкан тагын бер предприятие. Без Татарстан үсешенең яңа этабына әвереләчәк мөһим проектка старт бирдек», - дип искәртте ул.
Завод ачылу тантанасында шулай ук Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин, ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев