Бу атнада Татарстанда, нигездә, явым-төшемсез һава торышы урнашачак.
Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «МЕТЕО» фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин.
Чәршәмбе көнне республикада һава температурасы +1..+3 градустан артмый. Пәнҗешәмбе көндезге сәгатьләрдә Татарстанның күпчелек өлешендә температура 0 градуска якын, төньяк районнарда -1..-2 градуска, ә үзәк һәм көньяк районнарда +1 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Җомга көнне дә шундый ук температура фаразлана, дип хәбәр итте Ильин.
Татарстанда чәршәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә явым-төшем көтелми. Алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, дип сүзен төгәлләде синоптик.
Нет комментариев