Татарстанда бер миллион тоннадан артыграк бөртеклеләр суктырылган
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
Барлык районнарда да урып-җыюга керешкәннәр. Бөртеклеләрдән гомуми уңыш әлегә 1 миллион 82 мең тонна тәшкил итә. Гектарыннан уртача 40 центнер уңыш чыга. Аксубай, Зәй, Мамадыш һәм Тәтеш районнары кырларында бер гектардан уртача 50 центнер бөртеклеләр суктырыла.
Бу төр культуралар хәзергә 270 мең гектар мәйданда җыеп алынган, ягъни планда каралганның 24 проценты дигән сүз. Лениногорск, Минзәлә, Әлки районнарында инде барлык мәйданның 40 процентыннан уңыш җыеп бетерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев