Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Татарстанда августта эсселекнең кимүе фаразланды

Августның беренче атналарында Татарстанда эссе һава торышы көтелә, әмма 5-7 августтан эссене яшенле яңгырлар баса башлаячак.

Республикада җәйнең соңгы аенда булачак һава торышы турында «Татар-информ»га «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов сөйләде.

«Августның икенче декадасында Татарстанда температура кимү көтелә, көндез – 20 градус тирәсе», - диде синоптик.

Шувалов сүзләренчә, җәйнең соңгы аеның өченче декадасында температура нормага якын була. Явым-төшем нигездә августның беренче декадасында көтелә, икенче декадага да бераз кагыла. Алга таба явым-төшем күләме аз була.

Синоптик августта көчле эсселек көтелми, дип ассызыклады.

«Температура 25-30 градус тирәсендә торачак, әмма аннары кими башлаячак», – дип йомгаклады сүзен Шувалов.

 

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев