Татарстанда җәмәгать урыннарында гражданнарга бәйләнгән өчен штрафларны арттырырга планлаштыралар
Хәбәрләр

Татарстанда җәмәгать урыннарында гражданнарга бәйләнгән өчен штрафларны арттырырга планлаштыралар

Җәмәгать урыннарында гражданнарга бәйләнгән өчен штрафларны арттырырга планлаштыралар – беренче хокук бозу өчен максималь җәзаны 500 дән 3 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итәләр. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле закон проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.

Документ нигезендә, төзәтмәләр ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.15 маддәсенә кагыла, ул сату-алу, әйберләр алмашу, күрәзәчелек, хәер сорашу, сексуаль характердагы хезмәтләр күрсәтү яки башка хезмәтләрне көчләп тагу максатында бәйләнчек гамәлләр өчен җаваплылыкны күздә тота. Хәзер моның өчен кисәтү яки 100дән 500 сумга кадәр штраф яный.

Закон проекты беренче хокук бозу өчен штрафны 2-3 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итә. Кабат бозган очракта түбәнге чикне 3 меңнән 4 мең сумга кадәр күтәрәчәкләр, иң күбе 5 мең сум дәрәҗәсендә калачак. Закон кабул ителгән очракта, ул рәсми порталда басылып чыкканнан соң 10 көн узгач үз көченә керәчәк.

 

 

 

Татар-информ

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев