Татарстанда җәйге һава торышы көтелә: 24 градуска кадәр җылыта
Бу атнада Татарстанда температура сизелерлек күтәреләчәк. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
15 майда, төбәк атмосфера фронтының дулкын йогынтысында булачак — шул сәбәпле бераз яңгыр, кайбер җирләрдә уртача яңгыр явуы фаразлана. Көндез фронт күченү һәм атмосфера басымы үсү сәбәпле, яңгыр урыны белән генә явачак. Төнлә һава температурасы +5...+10, ә көндез +15...+20 градус була.
Метеорологларның якынча фаразлары буенча, җомга һәм шимбә көннәрендә, 16 һәм 17 майда, Татарстан югары атмосфера басымы йогынтысына эләгә. Сизелерлек явым-төшемнәр көтелми. Көндез температура +19...+24 градуска кадәр күтәреләчәк.
Алдарак «Татар-информ» майның икенче декадасында республикада һава торышы климатик норма чигендә булачак,- дип хәбәр иткән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев