Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Татарстанда 16 яшькә җитмәгән яшүсмерләргә бензин сатуны тыйдылар

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Татарстанда 16 яшькә җитмәгән яшүсмерләргә, транспорт төренә карамастан, АЗСларда машина йөртү таныклыгыннан башка ягулык сатуны тыйды.

Закон проекты тексты нигезендә, балигъ булмаганнарга бензин саткан өчен физик затларга — 3 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга — 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, оешмаларга — 100 меңнән 150 мең сумга кадәр штраф каралган.

Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты җитәкчесе Светлана Захарова әйтүенчә, закон юлларда питбайк, квадроцикл руле артында балалар үлеме очракларын киметергә ярдәм итәргә тиеш. Шуңа күрә аны кабул итүне дә ашыктырды ул. Татарстан буенча ЮХИДИ статистикасына караганда, 2023 ел белән чагыштырганда, былтыр республикада мототранспорт һәм балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны — 40 процентка, һәлак булучылар саны — 3 тапкыр арткан. 25 июньгә алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда шундый 15 очрак теркәлгән.

Закон проекты депутатлар арасында бәхәс тә уятты. «Авылда балалар эшкә иртә өйрәнә. Мотоблок, трактор ише техника иярләүче үсмерләргә нишләргә?» — дип сорады депутат Илшат Әминов. «Ник бензин сатарга ярамый, ә дизель ягулыгына рөхсәт?» — дип тә кызыксынды парламент вәкилләре. Светлана Захарова ачыклык керткәнчә, әгәр балтигъ булмаган үсмернең машина йөртү таныклыгы бар икән, аны АЗСта кире бормаячаклар. «Әгәр баланың хокуклары бар икән һәм ул трактор йөртә ала икән, аңа беркем дә бензин сатып алуны тыймый», — диде ул. Закон проекты өчен 73 депутат хуплап тавыш бирде, өчесе каршы, өчесе тыелып калды.

 Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев