Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Татарстан хастаханәләренә талпан кадалу сәбәпле 8 меңгә якын кеше мөрәҗәгать иткән

Сезон башланганнан бирле Татарстан хастаханәләренә талпан кадалу сәбәпле 7737 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 1961е — балалар.

Күрсәткечләр уртача күпьеллык дәрәҗәдән артып китми. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Талпан кадалуның иң күп очрагы Казан (2677 кеше), Чаллы (823) һәм Түбән Камада (533) теркәлгән.

Иксод талпаны боррелиозының ике очрагы һәм талпан энцефалитының бер очрагы булган. Инфекцияле талпан Башкортстанда урманда ял иткәндә кадалган.

2961,9 гектар мәйданлы җир талпаннарга каршы эшкәртелгән. Бу планнан 106 процентны тәшкил итә. Талпан энцефалитына каршы иммунизация чаралары 13993 кешегә кагылган — бу вакцинация үткәрү планлаштырылган кешеләр санының 92,2 проценты, дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев