Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Татарстан урта һөнәри белем алу мөмкинлеген арттыру буенча федераль проектта катнашачак

Татарстан урта һөнәри белем алу мөмкинлеген киңәйтү буенча федераль проектта катнашачак. Республика Дәүләт Советы депутатлары бу инициативаны Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының күчмә утырышында хуплады, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте.

Киңәйтеләчәк проект 2025 елның 1 апреленнән гамәлдә һәм 9 сыйныфны тәмамлаучыларның урта һөнәри белем бирү оешмаларына укырга алуның гадиләштерелгән процедурасын күздә тота. Укучыларга стандарт процедурада каралган дүрт имтихан урынына рус теленнән һәм математикадан ике генә имтихан тапшырырга кирәк.

Хәзер проект Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Липецк өлкәсендә эшли. Аны эшләтеп җибәрү дәүләт йомгаклау аттестациясен үтә алмаган укучылар санын 40 процентка диярлек: 2024 елдагы 3347 укучыдан 2025 елда 2057 укучыга киметергә булышкан. Шул ук вакытта төзелеш, металлургия, машина төзелеше, цифрлы технологияләр, педагогика һәм медицина юнәлешләрендәге белгечлекләргә ихтыяҗ арткан.

Татарстанны, Ростов, Тверь һәм Төмән өлкәләрен өстәп әлеге сынау исемлеген арттыру һәм тәҗрибә уздыру вакытын 2029 елга кадәр озайту күздә тотыла.

Утырышта депутатлар мәдәният тармагы үсеше белән бәйле мәсьәләләрне: хезмәт хаклары күләмен, ясалма фәһемне иҗади һөнәрләргә тәэсирен, креатив индустрияләр үзәге булдыру һәм балалар өчен спектакльләр санын арттыру турында да сөйләшкән.

Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Айрат Зарипов сүзләренчә, бу тәҗрибәне киңәйтү «хезмәт базары, социаль-икътисади үзенчәлекләренә һәм тиешле төбәктә белем бирүнең гомуми дәрәҗәсенә карап, укучыларның да, ил субъектларының да ихтыяҗларын исәпкә алырга мөмкинлек бирәчәк».

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев