Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Татарстан урманнарына керүне тыйдылар

Янгын куркынычы зур булу сәбәпле, өч атнага Татарстан урманнарына керү чикләнелә.

Премьер-министр Алексей Песошин бу карарга кул куйган. Министрлар Кабинеты карары нигезендә, республиканың барлык урманнарында – 31 урманчылыкта чикләү кертелгән.

Имзалаган карар нигезендә (документ хокукый мәгълүмат порталында бастырылган) чикләүләр урман фондының бөтен территориясендә — Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Әлки, Әлмәт, Арча, Баулы, Биләр, Болгар, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Ислейтар, Кайбыч, Калейкинск, Кама, Кызыл Йолдыз, Лаеш, Лениногорск, Лубян, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат, Идел буе, Шәһәр яны, Саба, Тәтеш һәм Чирмешән районнары урманчылыклары чикләрендә гамәлдә була.

Чикләүләр вазыйфаи затларга һәм дәүләт хакимияте органнары хезмәткәрләренә, махсуслаштырылган учреждениеләр хезмәткәрләренә кагылмый, чөнки бу хезмәткәрләр янгыннарны сүндерәләр, шулай ук аларны профилактикалау чараларында катнашалар.

Урманнарны саклау «Экологик иминлек» милли проекты максатларында башкарыла.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев