Ташуда бата язган Раиса суга төшкән балтасын жәлләп елаган
Зәй районының Зичәбаш авылында яшәүче, яңа гына 96 яшен тутырган Раиса Кузнецова — Бөек Ватан сугышы ветераннарына тиңләштерелгән тыл фидакаре.
Зичәбашта кемнән генә сорасагыз да, Раиса түтинең үз йортын да, кызы һәм улларының да йортларын күрсәтерләр. Авылдашлары белән горурланып, мөгаен әле, балалары үзләренә җиткезгәнче, башта төп нигездә өр-яңа өй торгызып, әти-әнисен шатландырды, дип тә әйтерләр. Чаллыга илле чакрымлап кына булгач, Василий белән Раиса Кузнецовларның балалары, бер-бер артлы, шәһәргә барып урнаша. Калада көн итсәләр дә, олы кызлары Зинаида, уллары Григорий, Лазер, Иван туган авылларында үз йортларын җиткезгәннәр. Пенсиягә чыккан бере авылга торырга кайту ягын карый.
Моннан биш ел элек, 90ын тутырыр алдыннан карты үлеп киткән Раиса түтине балаларының кайсысы да сыендырыр иде дә, әмма ул төп нигездән кымшанмый. Туганнар киңәшләшеп, йортны төпчекләре Николай исеменә яздырталар. Эш яшендәге Николай ял көннәре җитүгә, атна саен Чаллыдан әнисе янына кайтып йөри. Башка вакытта олы кызы Зинаида да, Григорий белән хатыны Прасковья да, чиратлашып, әниләре хәлен беләләр, янында кунып та калгалыйлар. Районның комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән билгеләп куелган социаль хезмәткәр Татьяна Михайлова көн дә килеп, ярдәм итә.
«Әни 17 яшьләр тирәсендә урман кисүдә эшләгән. Яз көне урманнан кайтышлый, ташуга эләгеп агып киткән. Агып барганда, бакчасыннан күреп бер кеше йөгереп төшкән һәм колга ташлап коткарып калган. Үзенең бата язганына түгел, кулындагы балтасы суга төшеп югалганга кайгырган, — дип әнисе сөйләгәннәрне җиткерде улы Григорий. — Чәчүлек орлык җитмәгәч, кул арбасы тартып Сарманның бер авылыннан барып алганнар. Төнгә калгач, Югары Багражга кереп кунганнар. Иртән торуларына яңгыр явып үткәнлектән, Баграж тавына менә алмый интегүләре турында еш исенә төшерә. Чаллы элеваторыннан чәчүлек орлыкны да кул арбасында аз ташымаганнар. Яраслауга торф чыгаруга да барган».
Авылдашы Василий Кузнецовка кияүгә чыккач та, Раиса колхозда төрле авыр эштә йөри. Улы Григорий үзе бәләкәй чакта әнисенең кырда урак урып, көлтә бәйләгәнен хәтерли әле. Гаилә ишле булгач, балаларга да гектарлаган чөгендер җирен эшкәртүдә булышырга туры килгән.
Тылдагы тырыш хезмәте белән Җиңү таңын якынайтуга өлеш керткән, сугыштан соң колхозда үз-үзен аямый эшләгән Раиса түтине җирлек җитәкчеләре онытмый. Дүрт Мунча авыл җирлеге башлыгы Радик Ситдыйков Зичәбашка юлы төшкәндә Раиса түтинең хәлен белеп чыгарга вакыт таба. Җиңү көнендә, юбилейларда бүләкләр күтәреп, ансамбль кызлары белән бергәләп, өенә барып котлыйлар. Раиса түти элгәреге керәшен җыруларын аеруча ярата.
«Ул — безнең «Тугай» фольклор коллективына нигез салучыларның берсе. Пандемия вакытында Раиса түтидән элекке җыруларны, әйтемнәрне, керәшен йола-гадәтләрен, йола уеннарын видеога, аудиога яздыртып алдык. Ул яктан бик зур ярдәм күрсәтә. Пандемиягә кадәр Зичәбашта 6 ел рәттән Питрау уздырган идек. Питрау һәм башка бәйрәмнәр бу төбәктә ничек уздырылган — барысын да Раиса түтидән сораштык. Матур җырлый, бик актив булды. Җирлек башлыгы Радик Тәкъсинович аны бәйрәмнәрдә клубка алып килә. Өлкәннәр ункөнлегендә өенә барып та хәлен белешәбез», — дип сөйләде Дүрт Мунча мәдәният йорты директоры Гөлнара Салихова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев