Ташкирмәннән Виктор Кормачов: «Авыл халкы махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итәргә тырыша»
Ташкирмәннең төзек йортлы урамнарында йөреп, биек чиркәвенә сокланып, карендәшләр белән танышып, хәтта көймәгә утырып Мишә буйлап йөзеп тә кайттык.
Ташкирмән Казан арты керәшеннәре этнографик группасына карый. Ул – республикада иң матур чиста, тыныч авылларның берсе.
Авыл җирлеге башлыгы Виктор Кормачов:
“Макаровка җирлегенә кергән Ташкирмәндә барлыгы 500ләп керәшен яши. Авылда чиркәү, мәктәп, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, кибетләр бар. Халыкның күпчелеге элгәредән игенчелек, бакчачылык һәм балык тоту белән шөгыльләнә. Шулай ук, вахта белән йөреп эшләүчеләр дә шактый. Яшьләр күбрәк шәһәргә тартыла. Бүгенге көндә дөньяның тынычсыз булуы гына халыкны борчый. Авыл халкы махсус хәрби операциядәгеләргә хәлдән килгәнчә, ярдәм итәргә тырыша. Илебездә тынычлык урнашсын, яшьләргә эш булсын, тормышлар матур торсын иде”, – диде.

Ташкирмән мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрү пункты оештырылган. Анда волонтёрлар һәр эш көнендә кичен килеп, маскировка челтәрләре ясыйлар.
“Дөресрәге, без җепне кисү һәм утырту белән шөгыльләнәбез. Мондый пункт районда бары ике генә авылда. Унлап кеше йөрибез. Без төп өлешен ясыйбыз да, тасмалар кертү өчен күрше авылдагы волонтёрларга озатабыз”, – диделәр игелекле эш белән шөгыльләнүче түтиләр.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев