Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Ташкирмән егете Андрей Киселев кебек «керәшенем» дип яшәүче яшьләр күбрәк булсын

Андрей Киселев, Лаеш районының Ташкирмән авылы мәктәбен тәмамлап, аттестат алды.

Әлеге шатлыклы хәбәрне безгә аның әнисе, укытучы Ирина Киселева җиткерде.

Андрей – үзенең туган авылының горурлыгы. Ул – «Көмеш» керәшен фольклор ансамбленең егетләрдән булган бердәнбер солист. Әнисе сүзләренә караганда, Андрей мәктәптә дә яхшы билгеләргә укый, районда узган төрле чараларда һәм конкурсларда актив катнаша. Ул хәтта Казанда Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә узган республикакүләм чараларны да калдырмый. Андрей үзенең керәшен тамырлары белән горурлана һәм культурабызны саклау өчен көченнән килгәнне эшли.



Андрейның киләчәккә планнары да зурдан. Ул, әнисе әйтүенчә, югары белем алырга,  туган телебезне, мәдәниятне тирәнтен өйрәнергә хыяллана.

«Андрей кечкенәдән үк керәшен йола-гадәтләренә, җыр-моңнарына гашыйк булып үсте. Аның бу кызыксынуы безне, әти-әнисен, бик сөендерә. Ул – безнең өчен зур терәк, ярдәмче», – дип өстәде Ирина Киселева. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев